Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик класслар җыелды

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Казандагы педагогик класслар слеты булып узды. Анда башкалабызның 19 мәктәбеннән 400 дән артык укучы катнашты. Институт Казан шәһәр мәгариф ид...

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Казандагы педагогик класслар слеты булып узды. Анда башкалабызның 19 мәктәбеннән 400 дән артык укучы катнашты. Институт Казан шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә башкалабызда 19 педагогик класс оештыра, әлеге максатта 22 мәктәп белән хезмәттәшлек итә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренә караганда, мондый класслар республикабызның һәр районында ачылачак, җәмгысы 160 мәктәп шушы юнәлештә эшләячәк. Җыеп әйткәндә, әлеге сыйныфларны тәмамлаучылар, максатчан программа буенча вуз тәмамлап, педагог булырга җыенучыларның күпчелеген тәшкил итәр дип ниятләнелә. Шулай итеп, унынчылар ике ел дәвамында педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнәчәк. Тәгаен алганда, КФУда укытучы булырга теләүчеләргә педагог һөнәре серләрен 1 октябрьдә өйрәтә башлаячаклар.

Слетны ачып, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Мәгариф министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе әйдәп баручы белгече Эльмира Кабудинова, 8 нче гимназия директоры Марина Пичугина, 187 нче лицей директоры Гөлнара Галиева әлеге яңа башлангычка алынучыларга, үз гомерләрен Җир шарындагы иң изге эшкә – укытучы һөнәренә багышларга җыенучыларга уңышлар теләде. Шуннан соң педагогик сыйныфлар  укытучы һөнәрен күз алдына китереп бастыра торган берничә минутлык видеофильмнарын тәкъдим итте. Аларның һәрберсе әлеге изге һөнәр турында үз сүзен әйтергә тырышты. Ни кызганыч, әлеге мәктәпләр арасында Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия, Ф.Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясе кебек уку йортлары күренсә дә, бер генә тәкъдим итү, таныту фильмы да татарча  төшерелмәгән иде. Чара тәмамлангач, унынчыларны институт эшчәнлеге белән таныштырдылар, аудиторияләрне күрсәттеләр.

Сыйныфы белән укытучы булырга җыенучыларны табуы кыен булмадымы соң, дип әлеге сыйныфларны алып килгән укытучыларга мөрәҗәгать иттек. Алар, сүз куешкан кебек, шәт, барысы да укытучы һөнәрен сайламас, әмма педагогика һәм психология нигезләрен белү бер укучыга да комачауламас, барыбер һәр кешегә ниндидер коллективта эшләргә, төрле һөнәр ияләре белән эш итәргә туры киләчәк; егет кешегә җитмеш төрле белем дә аз, дигән мәгънәдә җавап бирде. Шунысы да мөһим: әлеге сыйныфларга КФУ студентлары арасыннан кураторлар билгеләнде. Аларның һәрберсе – төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулаган, чыгарылыш имтиханнарында йөзәр балл җыйган студентлар.

Рәшит МИНҺАҖ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ