Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсияләрне түләү кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар

Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская хәбәр итүенчә, 1 гыйнвардан Россиядә «Пенсияләрне түләү кагыйдәләре» төзәтмәләре үз көченә керде...

Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская хәбәр итүенчә, 1 гыйнвардан Россиядә «Пенсияләрне түләү кагыйдәләре» төзәтмәләре үз көченә керде. Алар пенсионерларга акчалата түләүләрне китереп бирү тәртибен регламентлаштыра. Аның сүзләренчә, үзгәрешләр илнең 10,4 миллионга якын кешесенә кагылачак.



Элек пенсионерлар акчаны өендә билгеле бер көнне генә  ала иде. Табибка бару яки башка бер сәбәп почтальонның килү вакытын үзгәртү өчен сәбәп була алмады.
«Бу көндә өйдә булмаган очракларда акчаны алыр өчен почта бүлегенә барырга яки киләсе айны көтәргә туры килде. Шулай ук ышаныч кәгазе белән дә алырга мөмкин иде. Әгәр пенсионер озакка китәргә җыенган булса, аңа пенсиясен саклык кенәгәсенә яки картасына күчеререргә тәкъдим ителде. Хәзер бу кагыйдә гамәлдән чыгарыла. Яңа тәртип буенча пенсия алу уңайлырак булачак», – дип сөйләде белгеч «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә. 

Фәния Лотфуллина


Фото: www.kleo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ