Логотип Магариф уку
Цитата:

Полилингваль комплекслар мәктәп белән генә чикләнми

Казанда төзелеп килүче «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» беренче күп телле белем бирү комплексының структурасы тәкъдим ителде. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов комплекста 600 кешегә исәплә...

Казанда төзелеп килүче «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» беренче күп телле белем бирү комплексының структурасы тәкъдим ителде. 
ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов комплекста 600 кешегә исәпләнгән башлангыч мәктәп, 800 кешегә исәпләнгән билингваль мәктәп эшләячәген әйтте.  Бондаренко урамында 1224 кешегә исәпләнгән күп телле мәктәп, шулай ук 240 кешегә исәпләнгән интернат ачылачак.  Өстәмә белем бирү үзәгенең Арча районында  булачагы билгеле. 
Моның турыда министр ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстанның беренче полилингваль комплексын төзү график буенча баруын әйттеләр.
Фото: shaimiev.tatarstan.ru

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ