Логотип Магариф уку
Цитата:

«Пушкин картасы» белән ... Әтнә театрына

Яшьләрне мәдәни тормышка тарту максатыннан 1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде. Карта 14 яшьтән алып, 22 яшькә җиткән мәктәп укучылары һәм студентларга бирелә. Әлеге прог...

Яшьләрне мәдәни тормышка тарту максатыннан 1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде. Карта 14 яшьтән алып, 22 яшькә җиткән мәктәп укучылары һәм студентларга бирелә. Әлеге программаны районыбызның 14 яше тулган һәр укучы һәм аларның әти-әниләре бик уңай кабул итеп алды һәм, «Госуслуги. Культура» махсус мобиль кушымтада теркәлеп, «Пушкин картасы»на ия булдылар.


Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, «Пушкин картасы» дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, районыбыз укучыларын Галимҗан Ибраһимовның шул ук исемдәге хикәясенә нигезләнгән «Алмачуар» спектакле белән сөендерде. Әлеге программа нигезендә бу беренче оештырылган спектакль булса, октябрь аенда исә Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» әсәренә нигезләнгән спектакльне карау оештыралачак.
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ