Россия Президенты Владимир Путин яшь буынга Коръән, Инҗил һәм Тәүрат укырга киңәш итте, дип яза «Интерфакс»ка сылтама белән ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Халыкара мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда катнашучыларның берсе Россия Федерациясе Президентыннан, дөнья лидеры буларак, балаларга үсеп җиткәнче укырга киңәш ителгән нинди дә булса китапны атауны сорады.
«Инҗил укысыннар. Һәрхәлдә, бу файдага гына булачак. Тәүрат, Коръән укысыннар. Болар барысы да малайларга да, кызларга да файдалы булачак», — дип җавап биргән Владимир Путин.