Логотип Магариф уку
Цитата:

Рания яратудан терелә!

Табиблар, бу балагыз өметсез, диләр. Әмма әти-әнисенең үҗәтлеге, туганнарының яратуы аркасында, сабый савыга башлый. Яшьтәшләре кебек булмаса да, башта әкренләп үрмәләргә, аннары утырырга, соңрак аягы...

Табиблар, бу балагыз өметсез, диләр. Әмма әти-әнисенең үҗәтлеге, туганнарының яратуы аркасында, сабый савыга башлый. Яшьтәшләре кебек булмаса да, башта әкренләп үрмәләргә, аннары утырырга, соңрак аягына басарга өйрәнә. Балтачта яшәүче 6 яшьлек Рания, матур итеп сөйләшә белмәсә дә, үзенә кирәкле сүзләрне үзләштергән.
Ренатадан – Раниягә
– Беренче бала булгач, кызыбызны бик көттек. Тизрәк кулыбызга алып сөясе килде. Авырлы вакытта мин бик бәхетле идем. Әйтерсең миңа канатлар куйдылар. Атлап түгел, очып йөри башлаган төсле булдым. Яңа кияүгә чыккан кыз бала өчен ирнең туганнары, әти-әнисеннән җылы мөнәсәбәт тою рәхәт иде. Тиздән әби-бабайны оныклы итәбез, дип уйлап йөрдем. Тик бәхетле мизгелләр озакка бармады. Авырлыклар алда көткән икән, – дип сөйли Раниянең әнисе Рәзилә. – Сабыемның туганда йөрәге туктап калган. Аны, коткарып калыр өчен, Казан хастаханәсенә алып киттеләр. Өйгә бары тик бер айдан гына кайттык. Ул вакытта бар да әйбәт кебек иде. Кызыма Рената дип исем куштырдык.
Тик менә шуннан соң сабый авырый башлый. Тән температурасы югары күтәрелеп китә дә, ул аңын югалта. Рәзилә «ашыгыч ярдәм» чакырта. Район табиблары шулкадәр тиз килеп җитә. Хәтта бала өчен уколга кадәр әзерләп киләләр. Шулай итеп, сабыйны коткарып калалар. Берәр ел узгач, тагын авыру кабатлана.
–  Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады. Чираттагы прививкадан соң кызымның хәле тагын да начарланды. Әллә ничә төрле диагноз куйдылар. Без баланың исемен үзгәртеп карарга  булдык. Ренатадан Раниягә әйләнде ул. Кеше ышанмаслык хәл булды. Рания исеме куштыргач, кызымның хәле уңайлана башлады. Ә бит табиблар да бернинди өметле сүз әйтмәгән иде.
Рания менингоэнцефалит авыруы кичерә. Шуннан соң сәламәтлегендә тайпылышлар кала. Аны әти-әнисе кая гына йөртми. Казандагы тернәкләндерү үзәкләренә дә баралар. Санкт-Петербургта да дәваланалар. Рәзилә кызын Польша шәһәрендә урнашкан хастаханәгә дә алып бара. Анда сабыйны ашарга, ризыкны чәйнәргә өйрәтеп кайтаралар. Бельгия шәһәрендәге табиблар исә Ранияне тавыш белән дәвалый. Ана, карынында яткан вакыттагы кебек итеп, әнисенең тавышын тыңлаталар. Әле менә тагын чакырган булганнар. Тик акча җитмәү аркасында бармый калганнар. Рәзилә Пенза шәһәрендә урнашкан тернәкләндерү үзәген дә бик ошатып кайткан. Анда дәва алганнан соң, кызы күзгә күренеп уңайланып киткән.
Туганнар – терәк
Кечкенә кызчыкның авырый башлавы бар нәселне берләштерә.
– Иремнең  туганнары бигрәк кешелекле. Каенатамның өч туганы бар. Алар безнең балабыз өчен үлеп тора. Кызым 1,5 яшьтә авырый башлады. Ул вакытта кулымда бер айлык икенче кызым бар иде. Мин яшь бала имезгәч, Ранияне туганнарым карады. Апаларым төннәрен килеп кундылар. Ранияне барысы да ярата. Әнә шул җылылык, ярату яшәтә дә инде аны, – ди Рәзилә. – Кызымның тизрәк терелүен мин дә көтәм. Ул йоклаганда, төннәр буе Аллаһы Тәгаләдән аңа сәламәтлек бирүен сорыйм. Аяк-кулларына массаж ясарга өйрәндем. Көнгә 40 тапкыр ясыйм, иренмим. Иң мөһиме: балама файдасы тисен. Әгәр берни эшләмичә ятсаң, аның гәүдәләре катачак бит. Шөкер, кызым бөтен әйберне аңлый. Ачык итеп сөйләшмәсә дә, үзенә кирәкне аңлата ала. Тернәкләндерү үзәкләренә йөрүнең дә файдасы бар. Барган саен, яхшы якка үзгәрүен күреп, күңел сөенә. Әгәр ул аягына басса, өченче баламны да алып кайтыр идем, дигән сүзем дә бар.
– Миңа балам яшәр өчен көч бирә. Авыру дип елап утырып булмый. Килешергә, язмышың белән  ризалашырга кирәк, – ди Рәзилә. – Кызым – үзе безгә үрнәк. Тернәкләндерү курсларын үткәндә, табиблар аның түземлегенә шакката. Кайбер күнегүләр ясаганда авырттырабыз да, диләр. Ә Рания тешен кысып түзә. Еламый. Яшәү теләге көчле, – ди Рәзилә. – Баланы дәвалар өчен, үзебезнең генә көчебез җитми. Безгә бер белмәгән кешеләр ярдәм итә. Кызымда ниндидер үзгәреш булуга, мин безгә сәдака бирүчеләргә чиксез рәхмәтемне укый башлыйм. Әгәр алар булмаса, нишләр идек соң? Халык ярдәме белән өйгә кирәкле җайланмалар алдык. Шушы көннәрдә Раниям тәпи китте. Атлап йөри башлады. Дөрес, әлегә кулыннан тотарга кирәк. Әмма безнең өчен бусы да зур шатлык!
Өзелмәгән өмет
Рәзилә сабыен бик ярата. Ул, аны көннәр буе күзәтәм, ди.
– Бармак белән төртеп күрсәтсә дә сөенәм. Кайчак мин аны аңлап бетерә дә алмыйм. Тик логопедлар, дефектологлар безне уңай якка үзгәрешләр бар дип сөендерә. Алар аңлый. Без генә белмибез. Рания үз исемен дә әйтә ала икән. Әле менә соңгы барган үзәктә логопед кыз күп кенә сүзләрен аңлатып бирде. Бер ел элеккеге Рания түгел инде ул хәзер, – ди Рәзилә. – Мин беркайчан да хәсрәтемне башкаларга күрсәтмим. Балам алдында да гел елмаям. Ул үзе дә кояш кебек балкып тора. Йөзендә нур аның. Шулай булгач, мин ничек күңелсезләним инде? Урамдагы кешеләр дә, ничек шулай яшәп була соң ул, дип сорый кайчак. Елмаясың, йөзең ачулы түгел, диләр. Йөрәктәге хәс-
рәтемне күпләр сизмәсен, дим. Мин борчылып кына ни үзгәрә соң? Бар да Ходай кулында. Нишләп әле мин, елап, үземнең проблемамны сөйләп, кешеләрнең күңелен төшерергә тиеш? Юк. Алай ярамый. Мин авыру бала тәрбияләүче башка әниләргә дә шулай дип киңәш бирәм. Безгә дә табиблар башта: «Балагыз, гомер буе бер почмакка карап, кычкырып, урын өстендә ятачак», – диделәр. Тик мин барыбер өметемне өзмәдем. Күңел тулган чакларда кешегә сиздермичә генә елап та алам. Чамасын белеп кенә. Артыгы ярамый. Күңел төшенкелегеннән куркам.
Рәзилә көнозын кызы янында. Бер генә буш вакытын да әрәм итми. Баласына күнегүләр ясата, өйләре инде тернәкләндерү үзәген хәтерләтә. Баланың гәүдәсен туры тотар өчен, вертикализатор дигән җайланма алып куйганнар. Хәзер инде шул җайланманың аякларны дөрес итеп тота торганы кирәк икән.
–  Әле Рания кечкенә булса да, әллә ниләр уйлыйм. Кыз бала бит инде. Башка әниләр кебек аның укып йөргәннәрен күрәсе килә. Тизрәк аягына басып, матур итеп сөйләшсен иде дип тә телим. Мин баламның кимчелеген күрмим. Ул – минем йөрәгемнең бер өлеше. Әйтеп бетергесез сөю белән яратам мин аны. Газизем бит ул минем, – ди Рәзилә.  Икенче баласын алып кайтуына да сөенеп туя алмый. Анысы да авыру булыр дип куркытсалар да, ул тәвәккәлли. Хәзер менә 5 яшьлек сеңлесе Ралия Рания апасына терәк икән. Апа, әйдә ятма, тор. Бергә уйныйк дип янында йөри, ди әнисе.
Икеләтә әрнүче йөрәк
Рания белән каядыр кеше арасына чыкса, чит-ятларның кырын карашын сизә икән Рәзилә. Артларына борылып караучылар да, бармак төртеп күрсәтүчеләр дә бар икән. Үзе авыру бала үстермәгән кешегә безнең сабыйлар  башкача күренә инде ул, ди. Әмма моңа үпкәләми дә, игътибар да итми. Чит илләрдәге тернәкләндерү үзәкләренә дәваланырга баргач, андагы кешеләрнең дустанә карашын күреп, ул баласының авыру икәнлегеннән читенсенүне оныткан. Андагы халыкның авыру балаларга булган мөнәсәбәте шаккатырган аны. Бала арбасын уңайсыз итеп калдырып китсәң дә, аны этмиләр дә, төртмиләр дә. Киресенчә, тимичә урап узалар. Кешеләр физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйларны сәламәт балалар кебек кабул итә икән анда. Тиктомалдан акча чыгарып бирүче юк, ди Рәзилә. Үтенеп сорасаң, каршы да килмиләр.
– Үзебездә баламны начар итеп сөйләсәләр, йөрәк әрни. Андыйларга бер генә киңәш бирәсем килә. Минем аяк киемемне киеп, мин йөргән юлдан бер генә узыгыз әле, дим. Без бит авыруны сорап алмадык. Кызымны кызгануларын да  яратмыйм, – ди Рәзилә. –  Бөтен җире сау-сәламәт булып та, күңеле зәгыйфь кешеләр күп.  Менә монысы куркыныч. Шуңа да авыру бала тәрбия-
ләүче әниләр беркайчан да күңелен төшермәсен! Синең балаң бары тик сиңа гына кирәк.  Ничек бар шулай кабул итәргә, язмышың белән килешергә кирәк. Аллаһы Тәгалә сынауларны юкка гына бирми. Аны башкаларга рәнҗеми уза белү сорала.
Рәзилә, баласын тернәкләндерү үзәкләренә йөртүнең нәтиҗәсен күргәч, анда ешрак барырга тырыша. Әгәр озак бармый торсалар, сабыйның тәннәре катып китә икән.
–  Дәвалану өчен үзебезнең генә мөмкинлегебез җитми. Акча сорау да рәхәт түгел. Әмма башка чарабыз юк. Безгә булышкан һәркемгә алдан ук рәхмәтемне җиткерәм. Иң мөһиме: балаларыгыз сау-сәламәт булсын, – ди Рәзилә. – Ана өчен иң зур бүләк әнә шул!
Рания Мәхмүтовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Рәзилә Рәшит кызы Мәхмүтова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5336 6902 1467 5433.
Карта 89179321120 телефон номерына беркетелгән.
Саклык банкындагы исәп-хисап счёты: 40817810962003162043.
Гөлгенә Гыйльманова

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ