Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллин исемендәге салон-музей ачылачак

Балык Бистәсе районының  Юлсубино авылы бу арада күңелле мәшәкатьләр белән яши. 12 гыйнварда  авылга Равил Фәйзуллин белән бергә  бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре кайтыр дип кө...

Балык Бистәсе районының  Юлсубино авылы бу арада күңелле мәшәкатьләр белән яши. 12 гыйнварда  авылга Равил Фәйзуллин белән бергә  бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре кайтыр дип көтәләр. Кунаклар Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән дә, ут күршеләребез - Башкортстаннан да булачак икән. Шагыйрьнең туган ягына  болай зурлап  җыелуның  сәбәбе –  ике дистә еллап халык шагыйре  Равил Фәйзуллин исемен йөртүче мәктәптә аның исемендәге салон-музей ачылачак.
– “Биектау сервис” ҖЧҖ җитәкчелеге белән килешеп, төзүчеләр  мәктәптә   эш башлауга төп-төгәл ел ярым вакыт үтеп китте. Хәзер инде мәктәпнең 40 кв.м лы бүлмәне биләүче үз музее булды. Бу билгеле   мәктәп укучылары, авылдашлар өчен генә түгел, район халкына, килгән туристларга да  үзенчәлекле мәдәни учак булып торачак. Чөнки экспонатлар шактый саллы, кызыклы һәм биредә Балык Бистәсе районыннан чыккан башка язучыларның иҗатын да күзалларга мөмкин, – ди мәктәп директоры Нияз Ильяс улы Гарипов.   
Расиха Фаизова 
Фото: Сюмбел Таишева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ