Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллин: «Татарияне Татарстан иткән Шәймиев»

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Равил ФӘЙЗУЛЛИН:– Минтимер ага Шәймиев – тарихта калачак бөек шәхес. Аның исем...

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
– Минтимер ага Шәймиев – тарихта калачак бөек шәхес. Аның исеме инде ничә дистә еллар буе, бөтен татар халкының лидеры буларак, бар җиһанга таралды. Татарстан дигәч, Идел, Казан, Сөембикә, Тукай, Җәлил кебек төшенчәләр белән бергә, беренчеләрдән булып, аның исемен дә телгә алалар. Бу биеклеккә ирешү өчен күпме көч, хезмәт сарыф ителүен ул үзе генә беләдер. Узган гасырның болганчык 90 нчы елларында Минтимер Шәрип улы аек акыл, оста дипломатик алымнар белән республикабыз мәнфәгатьләрен яклый һәм саклый алды.



 
Егерме елдан артык Илбашы булып, үзенә лаеклы алмаш калдыргач та, ирешкән биеклегеннән төшмичә, тарихи-рухи дөньяда яңа эшчәнлек башлады. Мондый мирасны саклауда төп баш КЕШЕБЕЗ ул хәзер. ЮНЕСКО исемлегенә кергән, яңартылган Болгар тыюлыгы үзе генә дә ни тора!
Язучы буларак, минем үземә дә Минтимер ага белән беркадәр аралашырга туры килде. Махсус гуманитар белем алмаса да, әдәбиятны тирән белүе, туган телебездә камил сөйләшүе һәрчак сокландыра. Әдәбият һәм сәнгатьтә талантлы кешеләрнең иҗатлары белән шактый да хәбәрдар ул. Күпләре белән шәхси таныш. Хәлкадәри аларга ярдәм итәргә тырыша. Шундый тарихи шәхес белән замандаш булуым белән мин чиксез бәхетле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ