Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика җитәкчеләре яшь укытучыларны котлады

«Сезне татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә катлаулы, шул ук вакытта кызыклы эш көтә. Укытучы булу элек-электән үк һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы хезмәт саналды. Хәзерге мәгълүмати ачыклык чәчәк ат...

«Сезне татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә катлаулы, шул ук вакытта кызыклы эш көтә. Укытучы булу элек-электән үк һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы хезмәт саналды. Хәзерге мәгълүмати ачыклык чәчәк аткан заманда, белемнәрне  яңарту белән беррәттән,  педагогларның профессиональлегенә һәм компетенцияләренә карата да таләпләр  ар-  та», – дип мөрәҗагать итте Рөстәм Миңнеханов яшь укытучыларга педагогларны "Укытучы" һөнәренә багышлау тантанасында. Быел да яшь педагогик эшчәнлеккә беренче адымнарын ясаучы  белгечләр республика җитәкчелегеннән әнә шундый котлаулар кабул итте. Президент фикеренчә, заманча мәктәп балаларны сыгылмалы һәм креатив фикер йөртергә, үз идеяләрен практикада алга сөрергә һәм гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Президент фикеренә кушылып, яшь  укытучыларга: "Балаларны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, коллегаларың фикеренә колак салырга – педагогик мохиттә иң төп кагыйдәләр. Укытучы һөнәрен сайлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Чөнки бу һөнәр беркайчан да үз кыйммәтен югалтмый, һөнәри мохиттә генә түгел, ә ата-аналар, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында да хөрмәт казана. Безнең республика педагогларының яхшы традицияләре сезнең тарафтан дәвам итсен»,– дип, җылы теләкләрен җиткерде.
Яшь белгечләрне тәбрикләргә килгән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская "Сезнең педагогик эшчәнлегегез башлана. Сезнең уңыш  балаларыгызга, хезмәттәшләрегезгә карата мөнәсәбәтегездән торачак", – диде үзенең котлавында.
Чарада Россия Мәгариф  министрлыгы академиясе проректоры Ирина Тараданова да катнашты.  Укытучы һөнәрен сайлаган яшьләргә  ул: «Укытучы –яртылаш бирелергә ярамый торган дөньяда иң бәхетле һөнәр. Мәктәп бусагасын атлап кергән кеше үзен бу эшкә тулысынча бирә", – дигән теләктә калды.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ