Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Президенты берничә яңа йөкләмә бирде

Россия Президенты Владимир Путин 4 июльдә гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Президент каршындагы Совет утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.Аер...

Россия Президенты Владимир Путин 4 июльдә гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Президент каршындагы Совет утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.
Аерым алганда, дәүләт башлыгы ил хөкүмәтенә түбәндәгеләрне йөкләде:
— укытучы статусын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексын эшләү, укытучы һөнәрен популярлаштыруга ярдәм итүче кино- һәм видеопродукция булдыру;
— педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлеген күздә тотып, мәгариф системасында психологик хезмәтне үстерүне тәэмин итәргә;
— гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм укучыларны социальләштерү максатларында сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү системасын булдыру буенча тәкъдимнәр кертү.
Моннан тыш, РФ мәгариф министрлыгына Президент укучыларны тәрбияләү һәм социальләштерүгә кагылышлы өлешендә төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерү структурасына һәм нәтиҗәләренә карата таләпләрне төгәлләштерүне йөкләде.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ