Ркаил Зайдулла башкорт чиновникларына дәгъва белдерә

Җанисәп алдыннан сафларыбызны барлау бу. Берничә көн элек башкалабызда Бөтендөня Татар конгрессы оештырган Милләт Җыенын милләттәшләребез әнә шулай бәяләде. Сер түгел, әүвәл бу җыелыш август аенда узар дип планлаштырылган иде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында (кемдер Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлекне, кемдер кабат таҗлы вирус дулкыны күтәрелүне сылтау итә), җыен сентябрьгә калды. Хәер, җанисәп 15октябрьдән башланып 15 ноябрьгә хәтле дәвам әле, милләттәшләребез яшәгән ерак авылларга да барып җитеп була, димәк.

Бүленгәнне бүре ашар

Җыенның беренче көнендә уздырылган БТК Милли Шурасы утырышында игътибар үзәгендә бердәмлек мәсьәләсе булды. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин: “Бездә мишәр булып язылабыз дип йөрүчеләр юк. Әмма өлкәбездә болгарчылар хәрәкәте бик нык эшли. Болгарчылар милләтебезне каралтып төрле листовкалар тарата, брошюралар чыгара; анда, татар белән каберең якын булмасын, татар анасын сатар, дип бик әшәке сүзләр язалар. Без бу җәһәттән инде өч мәртәбә судта булдык. Ни кызганыч, әлеге бүлгәләү омтылышларына кайбер укымышлы кешеләребез дә өлешнен кертә”, – дип ул беренче чиратта дин әһелләребезне мондый һөҗүмнәрне җавапсыз калдырмаска чакырды. Чынлап та, муллалар җомга намазларында, дини мәҗлесләрдә халык белән даими күрешеп, очрашып тора. Форсаттан файдаланып җанисәп алу көне якынлашуын, милләтебезне төрле төркемнәргә бүлү бердәмлегебезгә, өммәтебезгә зур зыян салуын искәртеп торырга тиеш алар.

Шөкер, бу мәсьәләгә Россия мөселманнарының Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов та игътибар итте. “Без, дин әһелләре татар халкын төрле шивәләргә бүлүгә бүлүгә каршы. Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Мәшһүр Алтын Урданың дүрт ханлыкка – Казан, Әстерхан, Кырым, Себер ханлыгына бүленүен генә искә төшерик. Дөрес, бүленгән сурәттә дә татар ханлыклары булып калса да, алар инде элеккечә көчле, куәтле булмаган. Без дөньяга татар халкы булып танылганбыз, киләчәктә дә шулай сакланып калырга тиешбез. Зур, бөек, бөтен дөньяны тетрәткән халык без. Кайсы гына себер татарыннан, син – кем, дип сорасаң да, ул үзен татар дип әйтәчәк. Себер татары дию җирле үзенчәлекне генә аңлата. Уралдан алып бу якларга хәтле булган мәчетләрне татар халкы салган. Төрле диалектларда сөйләшсәк тә, без – бер милләт”, – дип бердәмлеккә чакырды ул.

Бердәмлек дигән татлы сүз

Татарны төрле төркемнәргә бүлү омылышлары белән беррәттән милли оешмаларыбызга бердмлек җитеп бетмәве – икенче зур кимчелегебез. Бу уңайдан БТКның Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров чыгышы гыйбрәтле булды. “Төмәндә 18 татар оешмасы бар. Сер түгел, моңарчы һәр оешма үз ягына каера иде. Инде менә аңлашылмаучылыкларны җиңеп, туплау шурасы булдырдык. Хәзер өлкәдә нинди генә чара үткәрелсә дә, без анда үз сүзебезне әйтергә, позициябезне күрсәтергә тырышабыз. Бүген татарның санын киметмәү түгел, арттыру турында сүз барырга тиеш. Шушы бер ай чамасы эчендә безгә моңарчы эшләмәгәнне эшләргә, уйламаганны уйлатырга, безне аңлап бетермәүчеләрне фикердәш итәргә кирәк. Бүленү –тарихны аңлап бетермәү яки коткы таратучыларның актив эшләве нәтиҗәсе генә”, – дип белдерде ул.

Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Мөгътәсәровның чыгышы да бик урынлы. “Бердәмлек турында күп сөйлибез, бер татар оешмасын да чит итмәскә чакырабыз. Шул ук вакытта Мәскәү Татар штабын Татар конгрессына кайтару мәсьәләсе һаман хәл ителми. Татар конгрессында әгъзалык нигезләмәсен дә эшләп бетерәсе бар”, – дип искәртте ул. Дөрес, бу аңлашылмаучылык хәл ителә башлаган сыман тоелды миңа. Мәскәү Татар штабы рәисе Рөстәм Җамалиев бу юлы Милләт Җыенына чакырылган иде. Җыен тәмамлангач ул безгә: “Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев белән очрашып сөйләштек. Җанисәпкә әзерлек максатында ул безгә берничә шәһәр беркетеләчәген әйтте”, – дип сөйләде. Милләт Җыены тәмамлангач, Мәскәү татар штабы башкалабыз үзәгендәге “Kazan” гранд отелендә “Милли йортыбызны саклыйк” дигән бик мәгънәле кичә оештырды. Кичәгә БТК җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиковның килеп чыгыш ясавын җәмәгатьчелегебез шулай ук аңлаша башлауның бер дәлиле дип кабул итте. Бирсен Ходай!

Ркаил Зәйдулла мәсьәләне кабыргасы белән куйды

Сер түгел, ут күршебез Башкортстанда башкорт халкының санын татар халкы исәбенә арттыру, республикада яшәүче милләттәшләребезне мишәр, типтәр, керәшен татарларына бүлгәләү омтылышлары һаман дәвам итә. Ни нызганыч, БТКның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, җыен мөнбәренә чыккач, бу проблеманы шактый йомшартып сөйләде. “Безне күралмаучыларга да мәхәббәт итик”, – дип чакырды ул. Таш белән атканга аш белән атыйк дип аңларга кирәк моны. Тик мондый киңкүңеллелекне күпләр аңлап бетерми, һаман үз дигәнен эшли тора.

Шөкер, Татарстан Язучылары берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла күптән түгел ул тарафларны йөреп-әйләнеп кайткан, Башкортстандагы хәлләрдән яхшы хәбәрдар икән. “Башкортстанда татар дигән халык юк, аны узган гасырның егерменче елларында гына уйлап чыгарганнар, татарны төрле халыклардан укмаштырып ясаганнар дигән караш алга сөрелә. Бу карашның артында башкорт чиновниклары тора. Бакалы районында Халыклар дуслыгы йорты кысаларында “Керәшен тарихи-мәдәни үзәге”, Балтач районында “Мишәр тарихи-мәдәни үзәге” ачылды. Башкортстандагы татар авыллары янында, кабилә булып яшәгән заманнарны искәртеп, бу җирләр – башкорт ыруларының борынгы биләмәләре” дигән стеллалар куелды. Ерак тарихка китсәң, андый кабиләләрне татар, казах, башкортларда да очратырга була. Мондый хәлне кабул итеп, татарны башкорт итеп күрсәтерә тырышу омтылышларын берничек тә аңлап булмый”, – дип чыгыш ясады әдип. Язучы Көнбатыш Башкортстан татарларының телләрен башкорт теленең диалекты дип игълан итәргә тырышуларның да бернинди нигезсез икәнен тәкрарлады.

Татар конгрессы башлыгы Васил Шайхразиевбу уңайдан, татарларны башкорт итеп яздыру ихтималына юл куймас өчен, “SERGIS” адвокатлар коллегиясе оешмасының Мәскәү филиалы җитәкчесе Гөлнара Сергеева белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзүләрен, хокук бозулар булган сурәттә һәр очракның урынга барып тикшереләчәген җиткерде. Гөлнара ханым Милләт Җыены мөнбәреннән чыгыш ясап, гариза-мөрәҗәгать булган сурәттә теләсә кайсы татар төбәгенә барып җитәчәкләрен әйтте. Бу хәбәр татар санын киметеп күрсәтергә тырышучы кайнар башларны бераз суытыр дип өметләник.

25 сентябрьдән Татар конгрессы милләттәшләребез тупланып яшәгән татар төбәкләренә галимнәрдән һәм сәнгать әһелләреннән торган делегацияләр юллый башлады.

Рәшит МИНҺАҖ
Фото: Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.