Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия мәктәп укучылары программалаштыру буенча бушлай белем ала алачак

Информатика белән кызыксынучы 8–11 сыйныф укучылары заманча программалаштыру телләренә өйрәнү буенча ике еллык өстәмә курсларны бушлай уза алачаклар.  Укучылар дүрт модульдән торган 36 академик с...

Информатика белән кызыксынучы 8–11 сыйныф укучылары заманча программалаштыру телләренә өйрәнү буенча ике еллык өстәмә курсларны бушлай уза алачаклар.  Укучылар дүрт модульдән торган 36 академик сәгатьлек  программа нигезендә шөгыльләнәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Хөкүмәт матбугат хезмәте белдергәнчә,  премьер-министр Михаил Мишустин  бу максатларга субсидия бирү кагыйдәләрен раслаучы карарны имзалаган.
«Программалаштыру математика һәм информатика буенча мәктәп программасына өстәмә белем булачак, укучыларга мәктәптә үк беренче IT-һөнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Алга таба укучыларга һөнәри эшчәнлекләрен IT-өлкә бәйләргә бер кызыксындыручы чара булырга тиеш», – диелгән хәбәрдә.
Матбугат үзәге билгеләп үткәнчә, беренче этапта программалаштыру буенча бушлай курсларны үтүче балалар саны 100 мең булыр дип фаразлана. Алдагы елларда аларның саны 240 меңгә кадәр артырга мөкин. Укыту дистанцион технологияләр кулланып онлайн һәм региональ белем бирү мәйданчыклары базасында офлайн форматында алып барылачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ