Россия мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре эшли башлаячак

Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре киләсе елда Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшли башлаячак.

Бу хакта «Зур мәктәп пикнигы» Россия мәктәп укучылары хәрәкәте фестивалендә журналистларга Президент администрациясенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сөйләде, дип хәбәр итә «Российская газета». Агымдагы елның 1 сентябренә РФ Президенты карары белән тагын 35 төбәктә тәрбия буенча киңәшчеләр пәйда булырга тиеш.

«Киләсе елга — РФның барлык төбәкләрендә дә. Миңа калса, бу бик шәп», — дип белдергән Кремль вәкиле.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.