Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия укучылары киләчәктә үзләрен нинди өлкәләрдә күрә?

Россия мәктәпләрендә белем алучы 2,5 мең укучыдан нинди өлкәләрдә эшләргә теләүләре һәм, алар фикеренчә, моның өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сораштырганнар.Белгечләр билгеләп үтк...

Россия мәктәпләрендә белем алучы 2,5 мең укучыдан нинди өлкәләрдә эшләргә теләүләре һәм, алар фикеренчә, моның өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сораштырганнар.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, 21% укучы информацион технологияләр өлкәсендә (IT) эшләргә хыяллана. 13% – сәнгатькә, 11% – медицинага тартыла, ә 9% укучы үзен технология һәм сәнәгать өлкәсендә сынап карарга тели, 8% – фән белән кызыксына.
Моннан тыш сораштыруда катнашучылар өстенлек биргән өлкәләр арасында мәгариф, медиа һәм коммуникацияләр, спорт, икътисад һәм туризм да бар.
Укучылар фикеренә караганда, алар сайлаган өлкәләрдә эшләгәндә шушы сыйфатларга ия булырга кирәк: кешеләр белән эшли белү (55%), системалы фикерләү һәм бурычларны тиз алмаштырып, югары билгесезлек режимында эшләү (51%), проектлар һәм процесслар белән идарә итү сәләте (50%), критик фикер йөртү һәм төркемдә эшли белү (48%), клиентка йөз тоту (47%).
Сораштыруны Skysmart онлайн-мәктәбе һәм Милли технологик инициативаның түгәрәк хәрәкәте аналитиклары үткәргән, дип хәбәр итә “Вести образования”.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ