Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия укучылары урам мультфильмнары фестивалендә катнаша ала

Илнең барлык төбәкләреннән мәктәп укучылары урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакырыла. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.Алар үз эшләрен төрле форматларда: отрисовка, компьютер...

Илнең барлык төбәкләреннән мәктәп укучылары урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакырыла. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар үз эшләрен төрле форматларда: отрисовка, компьютер графикасы, пластилин анимациясе кебек форматларда тәкъдим итә ала.
Конкурска 2021 елдан да иртәрәк булмаган һәм ачык чыганакларда бастырылган мультфильмнарны 2022 елның 31 августына кадәр тәкъдим итәргә мөмкин.
Катнашучыларның яше - 18 яшькә кадәр.
Гаризалар 1 июньнән кабул ителә.
31 октябрь көнне жюри бәйгегә йомгак ясаячак.
Фестивальдә җиңүчеләр электрон исемле дипломнар һәм «Союзмультфильм» киностудиясеннән анимация курсына керү мөмкинлеге алачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ