Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия электрон мәктәбе» порталында кытай теле буенча уку курсы ачылды

«Россия электрон мәктәбе» порталында өйрәнеп була торган телләр исемлеге киңәя.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, монда РЭШ өчен махсус эшләнгән кытай теле буенча уку курсы урнаштыры...

«Россия электрон мәктәбе» порталында өйрәнеп була торган телләр исемлеге киңәя.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, монда РЭШ өчен махсус эшләнгән кытай теле буенча уку курсы урнаштырылган. Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм 243 дәрестән тора.
Фән курсы «Фонетика һәм иероглификаның кереш курсы», «Танышу һәм тамаша», «Минем дусларым һәм танышларым», «Гаилә һәм йортым», «Вакыт һәм һава торышы», «Кулинария һәм туклану культурасы», «Якты гардероб һәм тышкы кыяфәт», «Спорт һәм сәламәтлек турында кайгырту», «Мәктәп тормышы», «Буш вакыт, хобби һәм мавыгулар», «Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау», «Традицияләр, мәдәният һәм бәйрәмнәр», «Шәһәрдә һәм авылда тормыш», «Пекинга сәяхәт» һәм башка тематик бүлекләрне берләштерә.
Һәр дәрес, гадәттәгечә, берничә модульдән тора, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ