Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә галимнәрнең 40 проценты – хатын-кыз, ә Татарстанда күпме?

Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков безнең илдәге галимнәрнең 40 проценты – хатын-кызлар дип белдерде. «Ә бу мәсьәлә безнең Татарстанда ничегрәк икән?» дип кызыксынасы и...

Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков безнең илдәге галимнәрнең 40 проценты – хатын-кызлар дип белдерде. «Ә бу мәсьәлә безнең Татарстанда ничегрәк икән?» дип кызыксынасы иттек. Тик бу соравыбыз мөрәҗәгать иткәннәр өчен һич ватылмас каты чикләвек төшедәй булды. Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы Дания Фатих кызы Заһидуллина: «Төгәл генә мәгълүматым юк, Бездә азрактыр дип уйлыйм, Төгәл фәннәр өлкәсендә бигрәк тә. Гуманитар өлкәләрдә шул чамадыр. Мәгариф һәм фән министрлыгына я Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына шалтыратып белешегез, бәлки аларда сезгә кирәкле мәгълүмат», – дип, сүзен кыска тотты. (Азрактыр, әлбәттә, килешәм. Әйтик, «Татар энциклопедия сүзлеге»ндәге «Татарстан Республикасы: фән» дигән язмада (Казан: Татар энциклопедия институты, 2002, 618 – 619 битләр) фәнни казанышлары белән киң танылу алган 86 галим исеме китерелә, тик алар арасында нибары өчесе генә хатын-кыз: Г.В.Мөхәммәтҗанова, Ф.С.Сафиуллина, Д.Г.Тумашева.)
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Давис кызы Мөхәммәтова исә соравыбызга каршы: «Бу минутта гына төгәл әйтә алмыйм. Биш минуттан шалтыратырсыз. Бу эшкә җаваплы бүлектән белешеп куярмын», – дигән җавабын бирде. Биш минуттан соң, аннары да өч-дүрт тапкыр шалтыратсак та, телефонны алган кеше булмады. Соңгы шалтыратуыбызда исә әлегә бу сорауга җавап бирергә вәкаләтле бүлектәгеләрнең эш урынында булмавын искәртте.
Бу сорау белән кызыксынып, үзем таныш булган берничә институт хезмәткәренә дә шалтыраттым. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләлә Рәис кызы Мортазина: «Институтыбыздагылар хакында төгәл генә әйтә алмыйм. Ә менә безнең бүлектә исә бу нисбәт 50 гә 50 дип беләм», – диде.
Шактый вакыт Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында хезмәт куйган Гөлназ Фоат кызы Гайнуллина исә: «Безнең институттагы галимнәрнең 30 проценты – ир-ат, 70 проценты хатын-кыздыр дип кузаллыйм. Әйтик, безнең гомуми лингвистика бүлегендә эшләүче ун галимнең икесе генә ир-ат иде. Язма һәм музыкаль мирас бүлегендәгеләрнең исә – яртысы, ә ликсикография бүлегендә эшләүче тугыз хезмәткәрнең бишесесе хатын-кыз иде», – дигән җавабын бирде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар энциклопедиясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ