Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: "Туган телгә мәхәббәтнең нигезе гаиләдә салына"

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә VIII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт К...

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә VIII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев нәшрият продукциясе һәм мәгариф проектлары күргәзмәсен карадылар.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә, шул исәптән Татарстаннан читтә дә. Бу эшкә татар укытучылары да зур өлеш кертә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты, алар балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
«Республикада туган телләрне, шул исәптән чуаш, мари, удмурт телләрен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Төрле цифрлы инструментлар актив кертелә, белем бирү программалары эшләнә», – диде ТР Президенты һәм туган телгә мәхәббәтнең нигезе гаиләдә салына, шуңа да гаилә белән мәктәп арасындагы бәйләнешне тагын да арттырырга кирәк дигән фикерен җиткерде. 
Рөстәм Миңнеханов шулай ук татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан алып барыла торган зур эшне билгеләп үтте. Соңрак, президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.
 
Минтимер Шәймиев үз чиратында укытучыларга татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итүче мөһим мәсләкне башкарулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу җиңел эш түгел, әмма башкача була да алмый. Әгәр дә без бу мәсьәлә белән шөгыльләнмибез икән, моны берәү дә безнең өчен эшләмәячәк. Сезгә игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте ул.
 
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүдә бернинди каршылык булмавын белдерде.
«Тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле чоры – балачак. Соңгы өч елда гына да республикада 75 балалар бакчасы төзелде. Ә бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы? Татар төркемнәре тупландымы? Тиешле кадрлар булдырылдымы? Сорау үзебезгә! Хөрмәтле коллегалар, балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүдә бернинди каршылык юк», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәрләргә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.
Министр һәр бакчада милли тәрбия һәм белем бирүче төркемнәргә өстенлек бирүне таләп итте. «Катнаш төркемнәр – күз буяу гына! Бигрәк тә бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла. Яшь буында телебезгә ихтирам тәрбияләү, үзләренең татар милләтеннән булуы белән горурлану хисләре булдыру безнең иң зур бурычыбыз», - диде Илсур Һадиуллин.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар телле бакча һәм мәктәпләрне махсус рейдлар ярдәмендә күзәтеп торуларын әйтте.
«Бер ел эшләү дәверендә Казанның шактый бакча, мәктәпләрендә булырга туры килде. Бу рейдлар махсус ясала. Шул рәвешле татар телле бакча һәм мәктәпләрне үз күзәтүебез астында тотабыз. Һәм бик күп нәрсә җитәкчедән тора дигән нәтиҗәгә килдек. Әгәр дә җитәкченең омтылышы, эшләү теләге булса, ул башкаларда да эшләү дәрте кабыза, үз янына иң булдыклыларны җыя, яисә яшьләрдән менә дигән милли кадрлар әзерли», - дип сөйләде.
 
27-29 нчы июньдә узучы съезд эшендә Россиянең 26 төбәгеннән 500 ләп укытучы һәм делегат катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр арасында – дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татар милли-мәдәни автономияләренең һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеген ныгыту.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ