Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе

9нчы сыйныфларда телдән әңгәмә уздыру буенча  яңа тәртип регламентлана, ул инде расланган һәм 2018 елның 10нчы декабрендә Юстиция министрлыгында теркәлгән.  Тәртип нигезендә тугызынчы сыйныф укучылары...

9нчы сыйныфларда телдән әңгәмә уздыру буенча  яңа тәртип регламентлана, ул инде расланган һәм 2018 елның 10нчы декабрендә Юстиция министрлыгында теркәлгән.  Тәртип нигезендә тугызынчы сыйныф укучылары ГИА га керү сыйфатында телдән әңгәмә бу уку елында ук узачак. Бу хакта уку елы башланганчы ук хәбәр ителде.
Рус теле буенча әңгәмә ГИА-9га рөхсәт бирү шарты буларак кертелде, ул рус телен һәм әдәбиятын укыту Концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында укучыларда телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Йомгаклау әңгәмәсен үткәрү моделе ике ел дәвамында эшләнелде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.  һәм 2018 елларда 9нчы сыйныфларда телдән сынау сөйләшүен гамәлгә ашыруга әзерләнү өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында сынап караулар (региональ дәрәҗәдә дә, федераль дәрәҗәдә дә - киң масштаблы апробация рәвешендә дә) үткәрелде, аларда 800 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы катнашты. 2017 – 2018нче уку елында үткәрелгән апробация нәтиҗәләре әлеге процедураны гамәлгә кертүгә әзер булуларын күрсәттеләр.
Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ