Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабан туенда дөя чабышы

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы узды. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, дөя чабышы традициясе Әстерхан өлкәсендә 90 нчы еллар башында ук барлыкка килгән. Төбәк дәрәҗәсендә ярышлар 2000 елдан...


XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы узды. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, дөя чабышы традициясе Әстерхан өлкәсендә 90 нчы еллар башында ук барлыкка килгән. Төбәк дәрәҗәсендә ярышлар 2000 елдан бирле үткәрелә. "Дөяләр – үзсүзле хайван һәм аны чабарга мәҗбүр итәр өчен махсус осталык кирәк, " –ди әстерханлылар.

2000 метр дистанциягә чабышта Әстерхан өлкәсенең районнарыннан һәм Калмыкия Республикасыннан 18 җайдак катнашты. Ике чабыш нәтиҗәләре буенча финалга 10 кеше чыкты.

100 мең сумлык төп бүләкне Калмыкия Республикасыннан Лада исемле дөясе белән Дамир Дюсенбаев яулады.

 

Фәния Лотфуллина

Сөембикә Кашапова фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ