Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабырлык ничә төрле?

Башка кайгы төшсә, «Сабыр бул!» диләр. Авыр сүз ишетсәк, «Түз!» диләр. Хәтта бәхеткә дә түзәргә кирәк дип җырлана җырларда. Ачлык-ялангычлыкны кичкән әби-бабайлар нәсыйхәте аңлашыла, анысы. Ә менә лид...

Башка кайгы төшсә, «Сабыр бул!» диләр. Авыр сүз ишетсәк, «Түз!» диләр. Хәтта бәхеткә дә түзәргә кирәк дип җырлана җырларда. Ачлык-ялангычлыкны кичкән әби-бабайлар нәсыйхәте аңлашыла, анысы. Ә менә лидерлар, шәхесләр тәрбиялибез дигән максатка корылган белем һәм тәрбия чорына эләккән буынга сабырлык төшенчәсен ничек аңлатырга? Кирәкме соң бу? Җавапны динебездән эзләсәк кенә. Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.
– Рөстәм хәзрәт, динебез нигә сабыр булуны хуплый?             
– Сабыр иткәндә, Аллаһ һәрчак безнең белән. Шул хакта бер кыйсса да бар. Сөекле рәсүлебез яраткан дусты, сәхәбәсе Әбү-Бәкер белән утырганда, бер кеше килә дә Әбү-Бәкергә кычкыра башлый. Әбү-Бәкер сабыр итә, дәшми, үзе Пәйгамбәребезгә карый. Мөхәммәт (с.г.с.) елмаеп тора. Күпмедер вакыттан соң сәхәбәнең сабырлыгы бетә дә кычкыручыга үзе дә каты гына җавап бирә. Шул мизгелдә рәсүлебез борылып китә. Тавыш тынгач, Әбү-Бәкер, аның янына килеп, бераз үпкәләп сорый: «Миңа ул кеше кычкырганда, ямьсез сүзләр әйткәндә, син елмаеп тордың. Мин дәшкәч, китеп бардың. Нигә алай эшләдең икән?» – ди. Рәсүлебез җавап бирә: «Дәшмичә торганда, синең өчен фәрештәләр дәшә иде. Алар синең өчен дога кыла, саклый иде. Мин шуңарга елмаеп тордым. Син акыра башлагач, фәрештәләр китте. Мин дә киттем», – ди. Шундый чакларда без дә сабыр булудан курыкмыйк. Ләкин безнең каныбызга, мөлкәтебезгә, исемебезгә зыян килә торган вакытта үзебезне сакларга кирәк.
– Авыр чакларда сабырлык түгел, җиңеллек сора диючеләр дә очрый. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
– Сабырлык дип сорасак, Аллаһ безгә гел сынау җибәрер дип шикләнергә мөмкинбез анысы. Аллаһ
Тәгалә Коръән китабында да кисәтә бит: бу дөнья – имтихан дөньясы, бу дөньяда җиңел булыр дип уйламагыз, ди. Сынаулар үткән чакта сабыр кешеләр белән бергә булачакмын, ди.
Алай да җиңеллек сорау дөрес, җәмәгать. Мисал өчен, «Раббәнә» догасында болай диелә: раббәнәәәә әәтинәә фиддөнйәә хәсәнәтәү / И, Раббым! Ошбу
дөньялыкта безгә изгелек эшли торган гомер бир, вә фил әәхыйрати хәсәнәтәү /шушы изгелегебез бәрәкәтендә ахирәттә җәннәтеңне насыйп ит, вә кыйнәә гәзәбәннәәр / безне ут газабыннан сакла. Догада «Ходаем, бу дөньяда безгә сабырлык бир», – дип сорамыйбыз бит. Расүлебез хәерлесен сорарга кушкан, шуңа күрә җиңеллек сорау хәерлерәк булыр.
– Арабыздан мәңгелеккә киткән якын кешеләребезне югалту бигрәк тә авыр бит...
– Аллаһ Тәгалә безгә бу дөньяда тормышыбызны вакытлы, чикле генә итеп биргән. Күпме язган, шулкадәр яшибез. Вакыты килеп җиткәч, Газраил фәрештә килеп, җаннарыбызны алып китә һәм барзахка күчәбез. Үзем дә әти-әнине соңгы юлга озаттым. Аллаһ Тәгалә сез күтәрә алмастай сынауларны бирмим дип әйтә. Әлбәттә, югалту – бик авыр. Тик кайгың белән бүлешергә кирәк. Мондый чакта якын кешеләргә таяныгыз. Бу сынау бит сиңа гына түгел, туганнарга, күршеләргә дә кагыла. Кайгылы вакытларда йөрәк әрнегәннән гөнаһлы сүзләр әйтелә, тик алар үтәлмәс. Кайберәүләр «Тәкъдир бу, син күнәргә тиеш» дип басым ясый. Ләкин ул сүзләр йөрәгегезгә җиңеллек китерми, җаныгызга үтеп керми. Җылы сүз белән, гамәл белән ярдәм итсеннәр иде. Кемдер озаграк кайгыра, кемдер тизрәк күнә. Вакыт – дәва. Беребез дә мәңгелек түгел, ахирәттә алар белән очрашачакбыз дип юатырга кирәк.
– Гаилә турында сөйләшсәк, гел хатын-кыз сабыр итәргә тиеш булып чыга түгелме?
– Гаиләнең башлыгы – ул ир-ат. Әгәр дөньядан киткәндә хатыныннан риза булып китә икән, ул хатын – җәннәтле, шуңа күрә хатын-кызлар баш булырга омтылмасын иде. Андый гаиләдән ирләр кача. Сабырлыкка хикмәт белән карыйк. Әйтик, электән килгән гадәт: аш салганда да, иң элек әти кешегә салганнар. Хәзер ни күрәбез: башта балага бүлеп куябыз. Ирнең дәрәҗәсен төшерү була бу. Акыллы, сабыр хатын-кыз моны аңларга тиеш.
Анабыз Һәваны Аллаһ кабыргадан яратты. Кабырга кәкре, ләкин аны турайтам дип сындыра күрмик. Ирләр хатын-кызларны үзгәртә алмый, үзгәртәм дип тырышмыйк та, нәфис затларны бары яратырга кирәк. Ир-ат өчен өйгә алып кайткан ипи сыныгы да, хатынының елмаю да әҗер-савап санала, аның күз яше – иргә гөнаһ. Шул турыда онытмыйк. Бер-береңә сабыр-лык мәхәббәткә катнаш булсын.
– Балаларга да сабырлык турында искәртү кирәкме?
– Бала – безнең дәвамчыбыз, аңа күркәм тәрбия бирү сабырлык сыйфатларын төшендерүдән башка була алмый. Уенчык сорап елаганда да, «Сабырлык күрсәт тә Аллаһтан сора. Ул бирсә, бар да була», – дип аңлатыйк. Еш әйтә торгач, сабыйлар да тәкатьсезләнмәскә, кирәк әйберен көтеп алырга, башкаларга карата да түзем булырга өйрәнер. Балалар бакчасында ук холык билгеләре чагыла башлый. Кемдер лидер булырга омтыла, кемдер, киресенчә, чәчрәп чыгарга яратмый. Бу – гадәти күренеш. Менә шул чорда сабыйны сындырмыйча гына, дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк. Бүген үзе дә әни булган бер ханым үз балачагы турында сөйли: «Без кечкенә вакытта апаем да, мин дә үзебезнең берәр уенчыкны алып, әни белән ятимнәр йортына бара идек. Үз кулыбыз белән сабыйларга тапшыру, уенчыклар белән аерылу авыр булды, әлбәттә. Ләкин аның шулай кирәк булуын, ятимнәр өчен бу уенчыклар чиксез шатлык икәнен төшендерде әни. Без бүлешергә өйрәндек», – ди ул. Менә шундый гамәлләр аша да тәрбияләп була бит түземлек сыйфатларын. Кечкенәдән сабыр булырга өйрәнгән балага тормыштагы кыенлыкларны тынычрак кабул итәргә, аек акыл белән яшәп, сынауларны үтәргә дә җиңелрәк булыр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ