Логотип Магариф уку
Цитата:

Сагындык сине, мәктәп!

Башкалабызның Яңа Савин районындагы 103нче мәктәбе янындагы 1нче сентябрь - Халыкара белем көненә багышланган тантаналы линейка быел да, башка еллардагы кебек, мәктәп укучыларына яхшы таныш булган әүв...

Башкалабызның Яңа Савин районындагы 103нче мәктәбе янындагы 1нче сентябрь - Халыкара белем көненә багышланган тантаналы линейка быел да, башка еллардагы кебек, мәктәп укучыларына яхшы таныш булган әүвәлге урынында узды. Аерма шунда гына иде – быел тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлаучы беренчеләр белән бер сафта 2020-2021нче уку елында үзләренең белем алган елларына йомгак ясаучы 4нче, 9нчы һәм 11нче сыйныф балалары гына иде. Кыңгырау калган сыйныфлар өчен дәресләр башлануын белдереп, мәктәп коридорында иртәнге сәгать сигездә үк яңгырады.
Быелгы уку елын мәктәп укытучыларының да, ата-аналарның да сагынып көткәннәре әллә каян күренеп тора иде. Гадәти елларда коридор диварына эленгән торган стена газетасының беренче саны быел мәктәпнең урам яктагы ишегенә үк беркетелгән. Ул, әлбәттә инде, белем көненә багышланган. Мәктәпне төрле яктан якты йөзле ата-аналарның, әби-бабайларның уратып алуы уку йортына әллә каян бәйрәм төсе биреп тора. Беренче сыйныфка баручыларны ерактан ук танырга мөмкин – алар бер кулына шарлар һәм чәчәкләр тоткан, икенчесендә әниләрен җитәкләгән.

- Быел беренче сыйныфка барлыгы 113 бала укырга керә, - диде мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Нәфисә Зыятдинова. – Аллага шөкер, укырга килүче сабыйлар күп. Шулаен шулай, әмма, пандемия чыгу сәбәпле, быел сыйныфларны бөтенесен бергә укыту каралмаган. Тәнәфес вакытында да балаларның бергә җыелып торуы хупланмый. Тәнәфестә бөтен балалар коридорга чыга, бу вакытта сыйныф бүлмәләре саф һава белән җилләтеләчәк.
Алып баручылар тантананы башлап җибәргәндә генә, балалар каршына әкият урманыннан кайткан Михаил Потапыч атлы аю белән Маша исемле кызыл калфаклы кызчык күренде. Әмма алар, башка елдагы әкият каһарманнарыннан аермалы буларак, изге ниятле иде. Мишка-аю да, Машка-Кызыл калфак та балаларны дәресләрен ташлап, урманга, гөмбә җыерга алып китәргә җыенмады. Әкият каһарманнары, бер теләктә булып, балаларга укуларында уңышлар теләделәр. Килгән юлы дип, сабыйларны биергә дә өйрәттеләр әле.
Линейкада Татарстан һәм Россия гимннары яңгыраганнан соң, балалар каршына, елдагыча, уку йортының иң хөрмәтле, иң абруйлы заты, мәктәп директоры Ринат Нәкыйп улы Хәбибуллин чыкты. Балаларны уку елы белән котлаганнан соң, ул быел дәресләрне, төрле чирләрне үз тирәләреннән куып, мәктәптә генә алып барырга җыенуларын әйтте. Моның өчен укучыларга гигиеник тәрбия буенча көчле педагогик тәрбия эшләре алып барыла.
Һәр сыйныфка (физкультура, хезмәт, ИЗО, физика, химиядән кала)шәхси кабинетлар беркетелгән. Мәктәпне яңа уку елы белән котларга килүче кунаклар арасында Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хакимият аппараты җитәкчесе Данил Зыятдинов, Яңа Савин район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район предприятие җитәкчеләре дә бар иде.
Хәерле сәгатьтә, белем иле сәяхләре!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ