Логотип Магариф уку
Цитата:

Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» концерт-сюитасы куела

Иртәгә 11 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә татар классик композиторы Салих Сәйдәшевнең Таҗи Гыйззәт пьесасына иҗат ителгән «Наемщик» драмасыннан җырлар яңгыраячак. Пре...

Иртәгә 11 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә татар классик композиторы Салих Сәйдәшевнең Таҗи Гыйззәт пьесасына иҗат ителгән «Наемщик» драмасыннан җырлар яңгыраячак.

 


Премьераны яшь музыкантлар коллективы - Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры оештыра. Оркестр быел җәен татар классик музыкасын саклау һәм пропагандалау максаты белән оештырылган. Алар иске партитураларны яңадан цифрлау белән шөгыльләнәләр,  шулай ук оркестровкалар һәм аранжировкалар ясыйлар. Әлеге концерт-сюита музыкаль драманың беренче клавир редакциясе нигезендә эшләнгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин әйтүенчә, «Наемщик» драмасыннан җырлар концерт буларак консерватория каршындагы Татар операсы студиясендә 2016 елда куелган булган. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ