Логотип Магариф уку
Цитата:

Сарманның Зур Нөркәй мәктәбендә – төбәкара фәнни-гамәли конференция

Россия Президенты Владимир Путин, Рус география җәмгыятенең попечительләр утырышын уздырганда география белән кызыксынуны арттыру кирәклеген ассызыклап, бу фән рус теле, әдәбият һәм тарих кебек үк, ту...

Россия Президенты Владимир Путин, Рус география җәмгыятенең попечительләр утырышын уздырганда география белән кызыксынуны арттыру кирәклеген ассызыклап, бу фән рус теле, әдәбият һәм тарих кебек үк, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный, дип белдергән иде. Россия укучылары Зур каньонның кайда икәнлеген белсә дә, илебез картасында Баргузин тыюлыгын таба алмый; географик диктант нәтиҗәләре дә студентларның, яшь белгечләрнең бу өлкәдә белемнәре сай булуын раслый, диде ул.
География, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге эшләрнең нәтиҗәләрен киңрәк тарату максатыннан КФУның икъдисад, идарә һәм финанслар институты Татарстан мәктәпләрендә фәнни-гамәли конференцияләрне еш үткәрә. Шундый конференцияләрнең берсе Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбе базасында үтте. Конференцияне оештыруга педагогия фәннәре докторы, КФУ профессоры Илгизәр Гайсин җитәкчелек итте. Илгизәр Тимергали улы һәм педагогия фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Ания Галиәкбәр кызы Кыямова конференция эшендә катнашып, ажа фәнни җитәкчелек иттеләр.

Бу чара, «Мәктәп һәм вузда табигать һәм география фәннәрен укытуга заман таләпләре» исеме астында узып, республика районнарының төрле фән укытучыларын берләштерде. Зур Нөркәй мәктәбе укытучылары әзерләгән мастер-классларда булганнан соң, алтмыштан артык педагог, дүрт секциягә бүленде. Алар, үзләренең тәҗрибәсеннән чыгып, география, экология, рус һәм татар әдәбияты кебек фәннәрнең предметара бәйләнешен күрсәтеп, чыгышлар ясады, түгәрәк өстәлдә үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде. Иң лаеклы фәнни эшләрдән фәнни җыентык нәшер ителде.
Көннең икенче яртысында конференция җитәкчеләре И.Т.Гайсин, А.Г.Кыямова, БДИ эшләрен тикшерүче комиссия әгъзалары буларак, районның география укытучылары өчен семинар оештырды. Алар географиядән имтиханга әзерләүнең, имтихан бирүнең үзенчәлекләрен яктырттылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Зур Нөркәй урта мәктәбенең, Җәлил гимназиясенең география укытучылары Зилия Флүр кызы Сахбутдинова, Венера Азат кызы Гәрәева семинарның практик өлешендә төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Конференция һәм конференция кысаларында үткәрелгән семинар, барлык укытучылар өчен үз белемнәрен үстерүдә бер баскыч булып, аларны яңа иҗади эзләнүләргә рухландырды, үсеш өчен яңа юллар ачты.

Зилия СӘХБЕТДИНОВА, Сарман рвйоны Зур Нөркәй урта мәктәбенең география укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ