Логотип Магариф уку
Цитата:

Сертификатларның гамәлдә булу вакыты кыскартылмаячак

Бүген  иртән россиялеләргә сертификатларның гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә бер елдан ярты елга кадәр кыскартылу турында массакүләм хәбәрләр таралды. Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге үз...

Бүген  иртән россиялеләргә сертификатларның гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә бер елдан ярты елга кадәр кыскартылу турында массакүләм хәбәрләр таралды. Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге үзгәрешләр техник эшләр белән бәйле иде дип аңлаттылар. Хакимияттә сертификатларның гамәлдә булу вакытына карата бернинди карарлар кабул ителмәве турында ачыклык керттеләр. Сертификатларның вакыты элеккечә үк калачак.
 Бу хәбәрне ишеткәч, җәйгә кадәр прививка ясаткан кешеләр, әлбәттә, куркуга калды. Чөнки аларның сертификатлары автомат рәвештә гамәлдән яки берничә көннән вакыты чыгачак дигән сүз бит. Бу яңалыкка кайбер региональ хакимиятләрнең реакциясе бик тиз булган. Әйтик, Хабаровск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт хезмәтләренә «яраклылык вакыты чыккан» QR-кодлар буенча мөрәҗәгать иткән.
8 ноябрьдән Россиядә COVID-19 га каршы вакцинация үткәрү буенча яңа бердәм сертификатлар стандарты эшли башлады.
Бу яңартылган версиядә сертификат хуҗасы турында тулы мәгълүмат, шул исәптән, паспорт мәгълүматлары, СНИЛС һәм медицина полисы урын алачак.  Шулай ук сертификатта яңа бүлек тә барлыкка киләчәк. Анда кешенең иммунитетка зарарлы булган билгеләре турында хәбәр ителәчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ