Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сез бәхетле: Казанда яшисез!»

Берничә көн элек иске дустым, журналист, язучы Габдулла Вафин гаиләсе белән башкалабыз Казанда булып китте. Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының Бәләбәй районында чыга торган «Бәләбәй хәбәрләре...

Берничә көн элек иске дустым, журналист, язучы Габдулла Вафин гаиләсе белән башкалабыз Казанда булып китте. Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының Бәләбәй районында чыга торган «Бәләбәй хәбәрләре» газетасының татарча чыгарылышы мөхәррире булып эшли ул.
Хәзер язучылар күп, үзен журналист дип атаучылар буа буарлык, дисезме?   Алай түгел шул! Язучы буларак башкалардан шунысы белән аерылып тора: күп кенә каләм тирбәтүчеләр мәгълүм «Зөләйха күзләрен ача» повестен, татар халкын тискәре яктан күрсәтә, халкыбызның күңел түрендә Сөембикә белән янәшә торган Зөләйханың якты исеменә күләгә төшерә, дип аһ органда, «Зөләйха күзләрен йома» бәянын язып, Башкортстанда нәшер ителүче «Тулпар» журналында бастырды Габдулла.

Бәләбәйдә татар матбугатын саклап килүе өчен генә дә аны фидакяр журналист дип бәяләргә була. «Мөхәррире дә, корректоры да үзем, газетабыз хәзерге вакытта ике атнага бер дөнья күрә. Ни кызганыч, җирлегебездә татар матбугаты яшәсен дип атлыгып торучы түрәләр юк. Газетабызның русча тиражы 2700 данә булса, татарчасы – 530. Ни кызганыч, район халкының мотлак күпчелеген татарлар тәшкил итсә дә, милли мәдәният, милли мәгариф кысылганга, байтак милләттәшебез туган телендә укый белми. Дөрес, Татарстанда чыга торган хосусый газеталарны яздырып укучылар шактый күп. Мин планны ике мәртәбә арттырып үтәп, татарча басманы саклап киләм», – дип сөйләде каләмдәшем. Шунысы кызык: корректорлык эшенә, хата эзләүгә ун яшьлек кызы Чулпанны да җәлеп итә икән. «Бер хата тапса, ике йөз сум бирәм», – диде ул, кызының башыннан сыйпап. Иншалла, Ильясны да кызыктырыр әле бу шөгыль. Тик әле ул кечкенә – алты яшьтә генә.
Бәләбәйгә кайткач, Казаннан алган тәэсирләреңне язып җибәрерсең, дип озатып калган идем дустымны. Менә ул тәэсирләрен җибәргән.
- Әле һаман тәэссоратлардан айнып бетә алган юк. Казанга 25 ел килергә туры килмәде. «Өмет» газетасында эшли идем. Әнкәй чирләп киткәч, Уфадан туган авылым Мәтәүбашка кайттым. Әнкәй вафат булгач, ике ел элек район үзәгенә – Бәләбәйгә күчендек. Менә, ниһаять, Казанга барырга җай чыкты. Казанның шундый нык үзгәрүен күреп һушым китте. Сез бәхетле: Казанда яшисез! Көн саен шушы гаҗәеп Казан урамнарын, Кремльне, Колшәриф мәчетен күрәсез! Сездән ак көнләшү белән көнләштем! – дип язган ул.
Рәшит МИНХАҖ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ