Логотип Магариф уку
Цитата:

Шахтерлар тәрбияли торган мәктәп

Яңа уку елы алды сәфәребез безне, Арча, Балтач, Әтнә, Апас, Кайбыч районнары мәктәпләре белән танышканнан соң, Кама Тамагы районына алып килде. Әгәр республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге нефть байлыкла...

Яңа уку елы алды сәфәребез безне, Арча, Балтач, Әтнә, Апас, Кайбыч районнары мәктәпләре белән танышканнан соң, Кама Тамагы районына алып килде. Әгәр республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге нефть байлыклары белән дан тотса, Кама Тамагының үз табигать хәзинәсе бар. Ул – гипс. Шуңа күрә биредәге иң эре предприятие Кама Тамагы гипс руднигы булу гаҗәп түгел. Без дә райондагы 14 мәктәп арасыннан Идел буеның урманнар белән капланган текә ярында урнашкан Тенеш бистәсенең Рудник урта мәктәбе белән танышырга булдык. Авылга кергәндә, Идел өстенә кичке шәфәкъ нурлары иңә башлаган иде инде. Безне мәктәп директоры Гөлүсә Илсур кызы Хәсәнова каршы алды.

– Безнең мәктәп турыдан-туры гипс җитештерү белән бәйле. Спонсорыбыз Кама Тамагы гипс руднигы булгач, төп максатыбыз да – алар өчен кадрлар әзерләү, – дип башлады сүзен җитәкче. – Моның ышанычлы юлы – парта арасыннан ук профессиональ юнәлеш бирү.
Шуның нәтиҗәсендә мәктәпне тәмамлаучыларның шактые Татарстанның һәм Россиянең тау техникумнарына, вузларына укырга керә. Безнең чор өчен гаҗәбе: күбесе, аларны тәмамлап, әтиләренең эшен дәвам итү өчен кире Тенешкә әйләнеп кайта. Бүген мәктәп директоры Галиевләр, Хәсәновлар, Муллагалиевләр, Камаретдиновларның гаилә династияләре турында горурланып сөйли икән, монда педагогик коллективның да өлеше бар.
Мәктәп һөнәргә юнәлтүдә заманча тармак – электроника юнәлешен дә читтә калдырмый. Ул эш Казан «Электротехника завод»ы белән алып барыла икән. Алар булышлыгы белән мәктәптә радиоэлектрон программалаштыру түгәрәге эшләп килә. «Һәвәскәр радиосөючеләр» иҗатының старт платформасы сыйфатында баштагы бер-ике елда электрон конструкцияләү өчен «ЗНАТОК» тупланмасын сайлаган булсак, югарырак сыйныфларда электрон һәм робототехника җайланмалар ясау өчен Arduino кулланабыз, – дип сөйләде Гөлүсә Илсур кызы. – Нәтиҗәдә  чыгарылыш сыйныф укучыларыннан математика һәм физикага күңеле ятканнары укуларын башкаланың электротехника колледжында яки А.Туполев исемендәге КНИТУда (КАИ) дәвам итәләр. Кайчандыр түгәрәккә йөргән беренче укучыларыбыз хәзер инде производствода инженерлар булып эшлиләр».

Җитәкчене тагын шунысы да шатландыра: актив балалар завод игълан иткән конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, сәләтләрен чарлый торалар. Авыр, ябык хезмәттән читтәрәк торырга тырышкан хәзерге яшьләрне завод тормышына иртәрәк җәлеп итү максатыннан, шефлары түгәрәккә йөрүчеләр өчен заводка тематик экскурсияләр оештыра. «КЭТЗ»ның укыту үзәгендә хәтта радиотехник иҗат түгәрәген оештыру һәм алып бару буенча методик кулланма эшләгәннәр.
Производство – мәктәп хезмәттәшлеге мәктәпнең музеенда да чагылыш таба. Директорның әйтүенчә, биредә төбәкне өйрәнү музее 2000 елдан бирле Наталья Геннадьевна Тимергалиева җитәкчелегендә эшләп килә. 15 ел дигәндә, ул, экспонатларга баеп, ТР мәктәп музейлары реестрына кертелгән. Аларда бистә, гипс руднигы, мәктәп тарихлары аерым-аерым бүлекләрдә яктыртыла. Меңнән артык экспонат арасында безнең игътибарны иң җәлеп иткәне рудникка кагылганнары иде дисәм, һич арттыру булмас. Кама Тамагындагы гипс руднигының гасырдан артык тарихы бар. 1990 елларга чаклы ул илдә шушы чимал белән данланган иң эре предприятиеләрнең берсе булган. Биредә җитештерелгән продукцияне хәтта Швеция, Дания, Финляндиягә кадәр җибәргәннәр. Райондагы гипс запасы 150 – 200 млн тонна тирәсе дип чамалыйлар. Музейда төзелеш өчен бик кирәкле бу чималны табу белән дистә еллар буе шөгыльләнгән шахтерларның да кайберләре белән танышырга була. Династияләр турындагы мәгълүматны да без шунда тулыландырдык һәм милләттәшләребезнең Донбасс шахталарында гына түгел, туган төбәктә дә шул авыр хезмәткә хирыс булуларының шаһиты булып, әлеге күренешкә тагын бер шаккаттык. «Менә бит, туган як туризмын җәелдерү өчен Кама Тамагы нинди бай тарихка ия икән», – дип уйладым мин, Урта Идел буенда иң озын тау куышы саналган Юрьев мәгарәсенең аларда урнашуын исемә төшереп. Озынлыгы чакрымнан узып киткән ул куышлык эчендә йөрергә рөхсәт ителгән бердәнбер мәгарә санала.
Шул уңайдан үз фикеремне мәктәп җитәкчесенә җиткерү максатыннан, күптән түгел «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» коллективларының Балтач районы мәктәпләре оештырган авыл туризмы маршруты буенча йөреп кайтуларын телгә алдым. «Аларда атаклы Кара күл булган кебек, сездә дә, мәгарәдән тыш, Идел һәм Кама кушылган урында калыккан Лобач тавы бар. Ул бу якларда иң биек тау булып санала икән», – дип куйдым. Гөлүсә Илсур кызы тел төбен тиз чамалап алды һәм теманы болайрак дәвам итте:
– Чыннан да, Кама Тамагы районының гаҗәеп табигате, биредә гомер итүче төрле милләтләрнең гасырлар буенча килгән гореф-гадәтләре соңгы вакытта Россия һәм чит ил туристларын да җәлеп итә башлады, – диде ул. – Безнең мәктәп тә, 2014 елдан башлап, туризм юнәлешендә шактый күп эш алып бара. Укучылар җитәкчеләре Миннегалиева Анастасия Николаевна белән бергәләп «Кама Тамагы – Идел буеның энҗесе» дигән ял көне туры проекты эшләделәр. Моның өчен башта әйләнә-тирәне өйрәнеп, туристларда кызыксыну уятырдай тарихи-мәдәни объектлар ачыкланды. Әлеге проект туризм һәм актив ял маршрутларын үз эченә алды. Безнең төбәкнең уникаль экологик объектлары дигәндә, без Антонов чокырын, Юрьев мәгарәсен, Лобач тавын атыйбыз. Икенче маршрут – «Кама Тамагы – Идел буе мәдәниятенең энҗесе» туристларны райондагы М.Горький музее белән һәм Т.Миңнуллинның республикада бердәнбер булган музее белән таныштыра. Шунда ук «Бал спасы», «Алма спасы», «Кама ухасы» кебек халык бәйрәмнәре һәм фестивальләре белән дә танышып булачак. Туристларга мордва-каратай этник төркеменең гореф-гадәтләрен үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирелә.

Эш барышында балалар гид-экскурсовод һөнәрен дә үзләштерәләр. 2014 елда «Путешествие к истокам» проекты республика бәйгесенә тәкъдим ителде һәм дипломга лаек булды. Моннан ике ел элек «Талантлар университеты» олимпиадасында II дәрәҗә диплом һәм 30 мең сумлык грантка ия булган идек. Әлеге акчага туристик җиһазлар сатып алдык. Проектларга кергән туристик маршрутларны узган җәйдә сынап карадык. Ә быелның августында туристик юнәлеш активистлары үзебезнең проект белән «Автобус «Яшьләр вакыты» республика акциясендә катнашып, ТР Яшьләр министрлыгының сертификатына ия булды.
Мәктәп директоры фикеренчә, туризмны экологик тәрбиядән башка җәелдерү мөмкин түгел. Шуны күздә тотып, мәктәп коллективы «Экологик белем һәм тәрбия бирү аша укучының шәхесен формалаштыру һәм үстерү» авторлык программасы эшләгән. А.Мингалиева җитәкчелегендәге «Яшь эколог» иҗат берләшмәсе балалар өчен экологик проект әзерли. Балалар Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, хайваннарны өйрәнәләр. Алар үзләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән «Экояз», «Мәктәп экопатруле», «Наш дом – Земля» кебек бәйгеләрдә катнашалар. Экологик проектлар җитәкчесе Анастасия Николаевна республика конкурсларын һәм конференцияләрен калдырмый. Ул үзе «Наш дом – Земля» (2019) республика бәйгесенең II дәрәҗә дипломанты булып танылган.
Республика күләмендә уза торган «Безопасное колесо» бәйгесенең район этабында ел саен җиңү яулаган ЮИД командасы
«Экологик тәрбия биология дәресләрендә генә түгел, башка фәннәрне укытканда да истә тотылырга тиеш», – дип саный директор һәм, педагогларның эшчәнлегенә бәя биргәндә, аны да күздә тота. Аныңча, мәктәптә укытыла торган предметларның барысын да экология белән бәйләү мөмкинлеге бар. Рудник урта мәктәбе укытучылары шулай эшлиләр дә. Математика дәресләрендә балалар Румия Хафизова белән бергәләп әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтле биремнәр эшли. Технологиядә Эльвира Миннегалиева табигый материаллардан эшләнмәләр ясата. Татар теле укытучылары Гөлүсә Хәсәнова, Алсу Шакирова балалар белән Татарстанда үсә торган дару үләннәре турында тикшеренү эше алып баралар. Дәресләр генә түгел, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә табигатьне саклау үзәк темаларның берсе итеп куела. 2016 елдан Венера Хөсәенова җитәкчелегендә оешкан «Балачак» татар театр түгәрәге нәкъ шулай эшли. Яшь артистлар татар әдипләре әсәрләренең экологик темага караган өзекләрен яратып сәхнәләштерәләр. Аннары иҗат җимешләрен балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, башлангыч мәктәп укучыларына күрсәтәләр. «Хәзер инде яшь артистларыбызның тамашалары район һәм республика сәхнәләрендә дә уңыш казана», – дип, Гөлүсә ханым куанычын уртаклаша. Бу, әлбәттә, балаларны алга таба иҗат итәргә этәрә. Кама Тамагының гүзәл табигате шундый: ул балаларны да, өлкәннәрне дә иҗатка рухландыра. Бу яктагы юрау-ышануларга караганда, хәтта бөек рәссам Репин да үзенең күренекле «Бурлаки на Волге» картинасын шушы төбәктә язган.
Ps. Тенеш бистәсендә мәктәп 1937 елда ачылган, ә аның хәзерге бинасы 1992 елда файдалануга тапшырылган. Узган елгы капиталь ремонттан соң ул заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Класслар иркен, якты. Лингафон, компьютер кабинетлары, химия һәм физика лабораторияләре кирәгенчә җиһазландырылган. Биредә якын тирәдәге өч авылдан барысы бергә 80 балага 19 педагог белем бирә. Без коллектив эшчәнлегендәге ике юнәлешне – профессиональ һәм экологик тәрбияне үзәккә куеп, ул тәҗрибәне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим иттек. Сезне табигать һәйкәлләренә искиткеч бай Кама Тамагы районында Рудник мәктәбе укытучылары һәм укучылары эшләгән проект буенча кызыклы сәфәргә көтәләр.
Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ