Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәриф Камал премиясенең тәүге лауреатлары

ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында (хикәя, новелла, кеч...

ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында (хикәя, новелла, кечкенә повесть) иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, әлеге жанрны үстерү, яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, әдәби процесска киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү максатында, яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләрендә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия булдырган иде.

Узган елның 15 декабренә кадәр «Проза» номинациясендә – 18, «Әдәби тәрҗемә» юнәлешендә 33 автордан язмалар кабул ителгән. Хезмәтләр экспертлар комиссиясе әгъзаларына тапшырылып, игътибар белән укып тикшерелгән. Жюри комиссиясендә Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла,  язучы Галимҗан Гыйльманов,  галимә Дания Заһидуллина, язучы Рөстәм Галиуллин, шагыйрь Ленар Шәех һәм башка мәртәбәле сәнгать әһелләре бар. Комиссиянең рәисе ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, рәис урынбасары Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә 50 шәр меңле ике премия 26 гыйнварда Татар китабы йортында тантаналы рәвештә тапшырылган.
Шушы уңайдан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының  брифинглар залына журналистлар белән очрашуга Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты галимәсе Эльмира Хәбибуллина һәм Шәриф Камал исемендәге премиянең беренче  лауреатлары Алинә Хәбибуллина («чәчмә әсәр») белән Азат Якупов («әдәби тәрҗемә») килгән иде.

— Әдәби бәйге үткәргәндә, - диде шагыйрә Луиза Янсуар очрашу вакытында, — яшь иҗатчыларның  әдәбиятка нинди яңалык алып килгәнен, нәрсә белән яшәгәннәрен белүне күз алдында тоттык. Алга таба яңа авторлар ачу бурычын куйдык.
Шәриф Камал айлыгы февраль аенда да дәвам итәчәк һәм аның туган көне – 27 февральдә төгәлләнәчәк. Бу көннәрдә әдипнең музей-йортында аның туганнары белән төрле очрашулар үткәрелә, мирасын саклаучылар белән түгәрәк өстәлләр уздырыла.
                                                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ