Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шәһри Казан» исеменме, форматынмы үзгәртә?

«Шәһри Казан» газетасы яңа проектын – тормыш турындагы «Язмыш» газетасын тәкъдим итте. Чара «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының әдәби кафесында узды.«Шәһри Казан» газетасының үз исеме кала. «Язмыш»...

«Шәһри Казан» газетасы яңа проектын – тормыш турындагы «Язмыш» газетасын тәкъдим итте. Чара «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының әдәби кафесында узды.
«Шәһри Казан» газетасының үз исеме кала. «Язмыш» – газетаның яңа проекты, 24 биттән торган җомга саны булачак. Аның тәүге санын елый-елый әзерләдек», – дип сөйләде «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, һәм, әлеге проект редакциянең күптәнге хыялы иде, дип өстәде.
Редакцияне котлап, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та чыгыш ясады.
«Татмедиа» тарихында бу чын мәгънәсендә тормыш турында беренче газета. Монда бары тик халык өчен кызыклы булган язмалар. Мин ышанам, бу газетаның әлеге варианты ким дигәндә берничә мең тираж белән чыгачак», – дип, уңышлар теләде ул.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ