Логотип Магариф уку
Цитата:

Шигъри күңелле биолог

«Мәгариф» журналы ел да үткәреп килә торган «Авыл укытучысы» бәйгесенең быелгысында Биектау төбәгеннән килгән Гөлназ Сабированың катнашуына аеруча шатландым. Шуны күреп торгангамы, коллегаларым арасын...

«Мәгариф» журналы ел да үткәреп килә торган «Авыл укытучысы» бәйгесенең быелгысында Биектау төбәгеннән килгән Гөлназ Сабированың катнашуына аеруча шатландым. Шуны күреп торгангамы, коллегаларым арасында уртак фамилиягә ишарә ясап: «Бәйгедә туганың да бар икән», – дип әйтүчеләр дә табылды. Гөлназ конкурста икенче призлы урынга лаек булгач, моны кабат искә төшерделәр. Ялгышмыйлар шул: һәр укытучы миңа туганым кебек якын. Бу мәхәббәт безнең Саба якларына килен булып төшкән Әлмәт төбәге кызы – химия-биология укытучысы Тәслимә апаны якын итүдән башланды кебек. Аның: «Шушы Килдебәк урманнарына, тауларында үскән чыршы, наратларына гашыйк булып, монда яшәп калдым», – дип әйтүе күңелгә май булып ята иде. Ул безне туган якның табигатен, табигать аша кешеләрне яратырга өйрәтте...
Сөйләгәннәр сөйләсен, дидем дә мин Гөлназ ханымның күңел кылларын тартырга керештем: кайда нинди чишмә суларын эчеп, кайсы җирнең татлы җиләкләрен ашап үскән икән бу биология укытучысы?
    
Дәрес – бәйге мәйданы
– Җырлы-моңлы Әлдермеш авылы килене мин. Чыгышым Әтнә якларыннан, Күәм кызымын. Безнең як табигате дә бик матур, урманнары, болыннары, инешләре, чишмәләре әле дә сагындыра, – дип, йомшак кына сүз башлады ул. – Әмма кыз баланың язмышы яфракка тиң, җил кая исә – ул шунда килеп төшә. Әлдермеш мәктәбендә эшли башлавыма да өч дистә ел тулып килә икән инде. Искә төшермәсәгез, бу хакта уйламаган да булыр идем. Вакыт дигәннәрең, бер сулыш алган кебек, узган да киткән. Балалар арасында йөреп, гомер агышын сизми дә каласың икән ул.
Миңа калса, мөгаллимнәр тәгәрмәч эчендәге тиенне хәтерләтә. Уку елы тәмамланып өлгермәде, мәктәп яны лагерьларында, тәҗрибә участокла-
рында эш кайный башлый һәм янәдән кыңгырау үзенә дәшә. Өстәвенә «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесендә дә катнашасы бар. Менә шулай итеп Гөлназ Сабирова белән без ачык дәрес мәйданы – Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә очраштык. Бу мәктәпне районга гына түгел, республикага данлыклы, 50 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Миңзифа Гыйльми кызы Хәсәнова җитәкли. Баштан ук әйтим: бәйгедә катнашучыларга дәрес бирү өчен биредә барлык шартлар тудырылган иде.
Менә: «Исемлек буенча минем чират, изге теләктә калыгыз», – дип, Гөлназ Сабирова, ишекне ачып, 6 нчы сыйныфта биологиядән ачык дәрес бирү өчен, әлегә кадәр үзенә таныш булмаган укучылар янына килеп керде. Мөгаллимәнең «Яфраклар төзелеше»нә багышланган мавыктыргыч дәресе балаларны гына түгел, жюри әгъзаларын да бөтереп үз эченә алды. Ул да булмады, Гөлназ ханым: «Арыдыгызмы, балалар, әйдәгез, хәрәкәтләнеп алыйк әле», – дип, җилдә селкенгән яфраклар сыман, куллар изәп, гәүдәләрне боргалап, сыйныфны ял иттереп алырга да җай тапты. Тиз, әмма тигез тизлектә барды Әлдермеш укытучысының бу күрсәтмә дәресе. Шунда ук аңлашылды: иң югары балл Сабированыкы булачак!

Моңа аны ишекнең икенче ягында көтеп торучы ире – физкультура укытучысы Тәлгать әфәнденең дә шиге юк иде. Алар, шунда ук мәктәпкә федераль «Үсеш ноктасы» программасы буенча алып куелган шахмат-шашка өстәлләре янына узып, шашка уйнарга утырдылар. Нерв киеренкелегеннән шул рәвешле чыгу бу гаиләнең бер гадәте икән. Тиздән Гөлназ ханымның: «Җиңдем, җиңдем!» – дигән тавышы яңгырады. «Беренче генә җиңүең түгел инде», – дип куйды моңа каршы ире. Бу кинаянең мәгънәсе киңрәк булып чыкты. Сабировлар – республика күләмендә узган «Әти, әни һәм мин» гаилә ярышларында катнашып, күп тапкырлар җиңү яулаган парлар.
– Укытучы ток өстендәге кеше кебек бит ул. Балалар, ата-аналар алдында да җавап тотасы бар, «кәгазь боткасы» – отчётлар да бихисап, – ди Гөлназ ханым. – Әмма нинди генә йөк басса да, белем бирү укытучы өчен беренче урында тора. Мондый ачык дәресләрне үз гомеремдә күп тапкырлар биргәнем бар. Югары квалификациягә ия укытучы икәнлегеңне даими раслап торырга кирәк. Бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешкән чакларым да, көчле көндәшләргә очраганым да булды. Иң мөһиме – гел хәрәкәттә булу. Районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчелеге, методистлары тарафыннан укытучы һөнәри яктан үссен өчен, бөтен шартлар тудырылган. Төрле бәйгеләрдән тыш, методик семинарларда да без хезмәттәшләребез белән үзара тәҗрибә уртаклашабыз. Мөгаллимнәргә бүлмәдә бикләнеп утыру бер яктан да файдага түгел икәнен аңлыйбыз.
Укучыларым бик сәләтле
Ул – үзе нәкъ менә шундый тиктормас җан. Балачактан шундый була Гөлназ. Педагогия университетын тәмамлап, мәктәп бусагасын атлап кергәч, «Кошлар» көне, «Чәчәкләр бәйрәме» уздырып, мәктәп тормышын ялкынландырып җибәрә. Эчке энергиясе ташып торган яшь белгечне озак та үтмәстән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Нинди эшкә алынса, шуны башкарып чыга торган кыз. Икенче белгечлеге география булу аңа бер предмет белән икенчесен тулыландырып барырга ярдәм итә. Белемгә омтылган укучыларын олимпиадаларга әзерли. Яшь талантларны җитәкләп диярлек район, республика күләмендә узган фән бәйгеләрендә катнашырга алып бара, конференцияләрдә каушамыйча чыгыш ясарга өйрәтә.

– Сәләтле укучыларым электән дә күп булды, – дип, арадан берничәсенең исемнәрен дә атап китте мөгаллимә. Шуларның берсе Дамир Фатыйхов «Чулпан» табигый ландшафт тыюлыгын җитәкли икән. Авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр кулланып эшләүче Марат Бәхтияров шулай ук Гөлназ ханымның горурланырлык, кыен чакта таяныч булырлык элекке укучысы булып чыкты.
– Алар миңа хәзер үзләре укытучылык эшчәнлегемдә терәк булып торалар. «Чулпан» тыюлыгында укучыларым фәнни-гамәли тикшеренү эшләре алып барып, төрле бәйгеләрдә һәм акцияләрдә катнашалар. Әлдермеш мәктәбе базасында «Татар дөньясына капка» дигән этномәдәни үзәк оештырганда да элекке укучыларым һәрьяклап ярдәмен күрсәтте, – дип сөйләде педагог. – Хәзер балалар белән авыллардагы тарихи-географик объектларны өйрәнәбез.
Ниятебез – шуларга таянып, туристлык маршрутлары ачу. Якын-тирә авылларда, үзебездә башкаларга күрсәтерлек тарихи-табигый һәйкәлләр байтак бездә: Озынбы күле, Сая елгасы, Сая әүлия каберлеге, Әүлия чишмәсе, «Сөрәннәр изгеләре» каберлеге, күренекле композитор Салих Сәйдәшев музее, әле искә алынган «Чулпан» тыюлыгы. Бу төбәктән байтак танылган мәдәният, сәнгать әһелләре, язучылар, журналистлар чыккан. Әнвәр Бакиров, Солтан Габәши, Садри Максуди, Галимҗан Баруди, Хәй Вахит, Габдрахман Ильяси, Клара Хәйретдинова, Тәүфикъ Әйди кебек шәхесләребезне республикада белмәгән кеше юктыр. Җирле тарих сәхифәләрен өйрәнү мәктәп программасына кертелмәгән. Без, укытучылар, аның башка юлларын эзлибез һәм табабыз. Халкыбызның үткәнен барлап, дәрестән тыш чараларда үсеп килүче буыннарга тапшыру мәктәп коллективлары эшчәнлегенә әйләнә. Телебезне, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калу бүгенге көндә аерата мөһим икәнен һәр милләтпәрвәр укытучы аңлый.
«Җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт», – дигән кайсыдыр бер акыл иясе. Гөлназ ханымның нәселендә – берничә буын мөгаллимнәр. Шуңа күрә аның укыту-тәрбия эшендәге тәҗрибәсе бүген генә формалашмаган.
– Дәрес китапта язылганнарны коры сөйләүгә кайтып калмасын, ул иҗади форматта узарга тиеш, – ди дистә еллар буе укытучы, соңгы чорда директорның укыту эшләре буенча урынбасары буларак мәктәп тормышын, балалар психологиясен энәсеннән җебенә кадәр белгән әңгәмәдәшем. – Бала әйберләрне тотып караса, үз күзләре белән күреп, зиһен сандыгына сеңдереп барса, белеме дә ныклы була, аның нәтиҗәсе дә татлы. Элек мәктәп яны тәҗрибә участоклары эшләп килде, анда балалар алган белемнәрен җәйге практикалар вакытында ныгытып куялар иде. Хәзерге балалар яшелчә, җиләк-җимешнең ничек үскәнен, хезмәтнең ни икәнен беләме икән? Күп кенә мәктәпләрдә алардан йөз чөерделәр.
Ә менә үтә тырыш, эшкә талымсыз Әлдермеш балалары әлеге хезмәттән ераклашмаганнар. Җәен алар үстергән, җыйган витаминлы яшелчәләр кышын мәктәп ашханәсе өстәленә менә. Моңа әлеге көнгә кадәр мәктәп директоры вазифаларын башкарган Фәнис Рафаил улы Насруллинның тормыш җаен белүе, бакчачылык буенча җаваплы җитәкче Гөлназ Мансур кызы Сабированың тынгысызлыгы, башка укытучыларның, балаларның хезмәт сөючәнлеге аша ирешелә. Бу мәктәпнең әйләнә-тирәсе иртә яздан караңгы көзгә кадәр шау чәчәктә булуына да шигем юк. Балачактагы тәрбия бик тирәндә утыра бит ул.
Нәсел җебең нык булсын
Гөлназ Мансур кызы үзе мамык шәл бәйләп сатуны кәсеп иткән Күәмнән бит әле. Балачакның матур хатирәләрен яңартып: «Без шәлләрне өйдән өйгә күченгән «Кич утыру» мәҗлесләренә йөреп, ярыша-ярыша бәйли торган идек. Анда мин кул эшенә генә өйрәнеп калмадым, гаилә кору, тормыш итү серләрен, әдәп кагыйдәләрен дә үзләштердем. Заман яшьләренә әнә шундый очрашулар, күрешүләр, гомумән, ихлас аралашу җитенкерәми. Мәктәп тәрбиясе гаиләнеке белән үрелеп барганда гына нәтиҗәсе матур була», – дип, фәлсәфәчеләрчә фикер йөртә минем героиням. Гөлназ белән Тәлгать балаларын да шушы үрнәктә тәрбияләгән.
«Килен каенана туфрагыннан яралган» дигәннәре дә хактыр. Сабировларның уллары Илназ булачак киленне әнисе үрнәгендә сайлагандыр дигән гөманым бар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе тегү-чигү, тукымага шәҗәрәләр ясау остасы икән. Материалы кул астында бит: ир ягыннан да, хатын ягыннан да нәселләрен сигез буынгача ачыклаганнар. Бу гаиләдә тагын бер күркәм гадәт бар: бәйрәмнәр, истәлекле көннәрдән тыш та үзара күрешеп, аралашып тору.
– Мондый очрашулар туганлык җепләрен ныгыта. Өстәл әзерләгәндә, хатын-кызларның серләшеп, ир-атларның сөйләшеп сүзе бетми, – дип сүзен дәвам итте Гөлназ ханым. – Табын тирәли утыргач, чын мәгънәсендә укытучылар киңәшмәсе башланып китә. Чөнки, балаларыбыздан тыш, өч энем һәм аларның хәләл җефетләре һәммәсе дә – мөгаллимнәр, тәрбиячеләр. Алар белән мәҗлесне мәктәп тормышы, балалар хакында сөйләшми генә уздырып җибәрү һич мөмкин түгел. Бу урында «Әлдермешкә кайтам әле» җырының Сабировларга ябышып торуын гына кара син. Аларның йорты Балтач, Әтнә, Биектау, Дөбьяз мәктәпләрендә эшләүче якын кардәшләренең җыелу урынына әйләнүе бер дә гаҗәп түгел.
Үзе педагог хезмәтенә чын күңелдән бирелеп, гомерен балаларны белемле, тәрбияле итүгә багышлаган укытучыларның балалары да ата-ана салган юлдан китүе сирәк күренеш түгел. Сабировларга да хас ул. Уллары Илназ, әтисе Тәлгать кебек, мәктәптә егет-кызларга физик тәрбия бирү белән мәшгуль. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызларының берсе – Илүзә район мәктәбендә математикага өстенлек биргән, икенчесе – Инзилә исә чит телләр укытучысы булу теләге белән быел КФУга укырга кергән. Гөлназ ханымның өч ир туганы һәм аларның хәләл җефетләре математика, информатика кебек төгәл фәннәрне үз иткән. Алар арасында Гөлназ ханым бердәнбер шигъри җанлы биология укытучысы булып кала.
– Безнең нәселдә укымышлы затлар күп булган, мөгаен, мин шуларның бер дәвамчысыдыр. Чыннан да балачактан туган җиргә, шигърияткә гашыйк җан мин, – ди ул, гомерен тагын бер тапкыр күз алдыннан уздырып. Әниләре Назирә ханым Күәм мәктәбендә 43 ел балаларны математикадан укытса да, Гөлназның табигатькә гашыйклыгы биология фәнен сайлауга этәргән.
Аның «Мәгариф» журналына юллаган бер бәйләм шигырьләре белән танышып чыккач, анда әти-әни, бала образлары, туган як табигате, экология темаларының аерата калку тасвирланган булуы игътибарны җәлеп итте. Тукайның «Шүрәле»сенә ияреп язылган әсәрендә мөгаллимә, бүгенге хәлләргә борчылып, болай ди: «Бу урманны таладылар, кистеләр бит кешеләр, // Тиен, әрлән, поши, куян – бар да качып беттеләр». Минем үземә монда урман образы аша кеше күңеленең шәрәләнүе турында сүз бара кебек тоелды.
– Авыл мәктәпләренә дә заманча техник җиһазлар актив керә, – ди Гөлназ Мансур кызы. – Бу бер яктан уңайлы, фән укытучының эшен җиңеләйтә. Әмма шулар ярдәмендә белем алган хәзерге балалар кошлар сайравында – сихри моңнарны, чишмәләрдән – җыр тавышларын, чык тамчыларында салават күпере төсләрен күрергә сәләтле булырлармы соң? Мөгаллимә буларак, мин дәресләремдә укучыларымның игътибарын дөньяның шул матурлыкларына юнәлтергә тырыштым.
Конкурсларда Гөлназ ханымның дәресләре, иҗади хезмәтләре һәрвакыт югары бәяләнүенең бер сере әнә шуңа бәйле дип уйлыйм. Мөгаллим – балаларга фән укытучы гына түгел, бәлки гыйлем бирүче, белем йортының нигезен тәшкил итүче мәгърифәтче шәхес. Шуңа да алар бәйгеләрнең, ярышларның алгы сафында барырга, әйдәманнар булырга тиештер дә.
2009 елда «Мәгариф» милли проекты кысаларында узган «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары» бәйгесендә җиңеп, министрлыкның махсус грантына ия булган Гөлназ Мансур кызы – бүгенге көндә балаларның да, хезмәтттәшләренең дә әйдәманы. Өч дистә еллык педагогик хезмәте чорында ул катнашкан бәйгеләр һәркайсы аның хәтеренә уелып калган, осталыгына яңа бер төсмер өстәгән.

– «Авыл укытучысы» конкурсы ул – мәгариф хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы, һөнәри яктан үз-үзләренең дәрәҗәсен билгеләү урыны. Шуңа да бәйге дәвамлы булсын иде, – дигән уртак теләк белән без әңгәмәбезне әлегә йомгаклап куйдык.

 Альберт САБИР


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ