Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөембикә манарасының тарихы турында сөйләячәкләр

Иртәгә, 16 нчы ноябрьдә, «Сөембикә манарасы: тарих, архитектура, легендалар» дигән бушлай лекция тыңларга мөмкин. Биредә кунакларга корылманың ничек барлыкка килүе һәм аның гасырлар дәвамында ничек үз...

Иртәгә, 16 нчы ноябрьдә, «Сөембикә манарасы: тарих, архитектура, легендалар» дигән бушлай лекция тыңларга мөмкин. Биредә кунакларга корылманың ничек барлыкка килүе һәм аның гасырлар дәвамында ничек үзгәрүе турында сөйләячәкләр.
Лекцияне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров укыячак. Ул мәшһүр манараның архитектур үзенчәлекләре, авышлыгы кайчан һәм ничек барлыкка килүе, нинди реставрация эшләре булганлыгы һәм элек аның өске өлешенә күтәрелеп булганмы икәнлеге турында сөйләячәк. Шәһәрлеләр шулай ук Сөембикә ханбикәнең тормышы турында да белә алачак, дип хәбәр итә "Казан Кремле" музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Очрашу 18:30 сәгатьтә музейның икенче катында башланачак. Чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк. Лекцияне онлайн да тыңларга мөмкин, трансляция «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Казан Кремле» берләшмәсендә алып барылачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ