Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көненә бездән шигырьләр, сездән видеолар

Ноябрь аенда берничә бәйрәмне билгеләп үтәбез. Тик алар арасында иң күркәме – Әниләр көне. Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бу бәйрәмнең тарихы совет чорына ук барып тоташа. СССРда әниләрне оза...

Ноябрь аенда берничә бәйрәмне билгеләп үтәбез. Тик алар арасында иң күркәме – Әниләр көне. 
Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бу бәйрәмнең тарихы совет чорына ук барып тоташа. СССРда әниләрне озак еллар, барлык хатын-кызлар белән бергә, 8 Март көнендә котлыйлар. Ә Бакуда бер рус теле һәм әдәбияты укытучысы: «Әниләр аерым игътибарга лаек, аларның үз бәйрәмнәре булырга тиеш», - дип, 1988 елда укучылары белән «Әниләр көне» дип аталган кичә үткәрә. Моңарчы күрелмәгән бу чара зур вакыйгага әверелә, аның турында газета-журналларда язып чыгалар. Шулай итеп, әлеге укытучы ханым үрнәгенә бүтән республикалардагы мәктәпләр дә кушыла, аннан бөтенхалык бәйрәменә әйләнә. Ә инде 1998 елдан Әниләр көне рәсми рәвештә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә башлый. Бу якшәмбедә, ягъни 28 ноябрьдә, инде 23 нче тапкыр Әниләр көнен билгеләп узачакбыз.
Иң кадерле газиз кешеләребезгә кечкенә генә булса да бүләк алып бирү, һичьюгы, телефоннан шылтыратып котлау, моңарчы әйтергә вакыт тапмаган яки уңайсызланып торган җылы сүзләребезне, ихлас теләкләребезне җиткерү өчен иң яхшы форсат. Тик күпләребез соңга да кала... Әле мөмкин булганда, котлап сөендерик кадерле әниләребезне, алардан да газиз кемебез бар?!
Әниләр көне уңаеннан быел да һәр төбәктә, һәр мәктәптә, балалар бакчасында әниләребез өчен эчкерсез кичә-очрашулар үтәр. Аларны оештыручыларга методик ярдәм йөзеннән шагыйрьләребезнең әниләргә багышланган шигырьләрен туплап бирәбез. Файдаланыгыз.
Ә шулай да сез әниләрне хөрмәтләү йөзеннән нинди кызыклы чаралар уздырырга ниятләп торасыз? Балаларыгызның әниләр турындагы шигырьләр укуын, үзегезнең видеокотлауларыгызны яздырып, безгә юллагыз. Без аны бик тә рәхәтләнеп үз сайтыбызга урнаштырырбыз.
                       Таһир САБИРҖАНОВ
 
Әниләр
Гомер буе безне озата бара
Әниләрнең күңел аклыгы.
Тирә-юньгә якты нурлар сибә
Әниләрнең күңел сафлыгы.
Җир йөзендә оҗмак ясый ала
Әниләрнең җылы кочагы.
Бары әни, һәрчак сүндермичә,
Саклап тора гаилә учагын.
Әниләр бит һәр баласын ала
Үзләренең канат астына.
Әни – изге кеше,
Оҗмах та бит
Әниләрнең исән булулары
Күңелләрне безнең җылытсын!
Аңардан да зур бәхетләр юктыр –
Әниләрнең күңел җылысы!
                                          Әнвәр ШӘРИПОВ
                                    ***
Әниләр көне белән!
Әниләрне котлыйм бүген
Әниләр көне белән!
Әни булу бәхете ул –
Иң олы бәхет, беләм!
Бәхетле була әниләр,
Баласы тәртипле булса,
Үз юлын тапса тормышта,
Яраткан эше булса.
Бәхетле була әниләр,
Балалар хәлен белсә.
Яннарына вакыт табып,
Җай табып, кайтып килсә.
Бала кайгысын күрмәсә,
Бәхетле була ана!
Чын күңелдән бәхет телим
Бүген һәрбер анага!
                           Раил ГАТАУЛЛИН
                       ***
Рәхмәт, әнкәй
«Балам!» – диеп, әнкәй, назлый-назлый
Бишекләргә салып тибрәттең.
Өшемәсен диеп салкыннарда,
Ачык юрганымны төзәттең.
Иркәләдең, әнкәй, кочагыңда,
Җылы назларыңа күмелеп.
Йөрәгеңнән чыккан татлы сүзләр,
Чәчәк атты миндә үрелеп.
Синең изгелегең иксез-чиксез,
Бармак җитмәс, әнкәй, санарлык.
Әле дә булса җылы кочагыңнан
Бөркеп чыга, әнкәй, кайнарлык.
Иркәләдең, әйкәй: «Күз нурым», – дип,
«Багалмам», – дип чөеп күкләргә.
Синең көчең, тарышлыгың аша
Менә алдым, әнкәй, үрләргә.
Авыр чакларыңда сынатмадың,
Ышыкладың салкын җилләрдән.
Терәк булып миңа һәрчак тордың,
Курыкмадым кара көзләрдән.
Көләч йөзең, назлы күз карашың
Нурын сипте йөрәк түремә.
Һәрвакытта сабыр, үрнәк булдың,
Рәхмәт, әнкәй, җылы сүзеңә.
                               Рәзинә ӘХМӘТҖАНОВА
                    ***
Ана – бөек исем
Әниләр бәйрәме дигән көн бар,
Бу көн үзгә, якын күңелгә.
Күңелләргә җылы хисләр тула,
Әниләрнең кадерен белергә.
Борчысак та, кайчак уйламыйча,
Белми әйтсәк сүзнең чамасын,
Әнкәй генә кичерә ала безне –
Газиз бала, йөрәк парәсен.
Ана күңеле баласында, диләр,
Бала күңеле, диләр, далада.
Күпме изгелекләр эшләсә дә,
Түли алмый бер генә бала да.
Уйлар өчен Аллаһ акыл биргән,
Яратырга йөрәк бирелгән.
Үз язмышын кеше үзе төзи,
Чыгып ана тәрбиясеннән.
Бәйрәм белән котлыйм аналарны,
Уртак булсын безнең уңышлар.
«Әни» диеп типсен һәрбер йөрәк,
Әни өчен булсын сулышлар.
                                 Фирая ХӘКИМОВА
                             ***
Ана йөрәге
Ана шул ул! Сине, мине тапкан,
Авырлыклар күргән – сынмаган.
Әни генә, татлы йоокың саклап,
Моңлы бишек җырын җырлаган!
Әни шул ул! Таеп китә калсаң,
Синнән алда үзе егылган.
Аягында калсынбалам, диеп,
Елый-елый үзе сыгылган.
Әни бит ул! Йөрәк җылысына
Сине төргән, үзе туңса да.
«Балам!» – диеп өзгәләнгән җаны,
«Сабые»на чал чәч кунса да!
Әни бит ул! Сиңа, миңа, аңа –
Бер генә ул, бары бердәнбер!
Бу кадәрле сүнмәс көч-куәтне
Каян алган Ана йөрәге?!
Әни шул ул! Шәфкать ефәгенә,
Үзе өшеп, сине ураган.
Төшләрендә бик еш сискәнсә дә,
Тик яхшыга аны юраган.
Ана йөрәге ул – тынмаган.
                                 Марзия МУХИНА
                       ***
Аналар йөрәге
Аналарның йөрәге корама шикелле –
Ямаулардан гына торадыр.
Ямауның һәрберсе – балалар кайгысы
Ана йөрәгенә сыйдыр.
Кайгының олысы, кысыры булса да,
Ана йөрәге тоядыр.
Бала авырса да, егылып кайтса да,
Анага да авыр буладыр.
Тормышта уңсаңда, Уңышлар булса да,
Анаң була һәрчак яныңда.
Ярдәм итә алса,
Бәхетең күреп торса,
Синнән бигрәк анаң куана.
Бәхетсезлек килсә, күңелең төшеп йөрсә,
Ана күңеле сизә барысын да.
Борчуларның барын анаң алыр иде,
Гомерен бирер иде, җанын да.
Йөрәген бирә алса, җансыз калса ана,
Баласы нишләр соң анасыз?
Шулай бара дөнья, тормыш дәвам итә –
Аналар калмасын баласыз!
                               Әлфия ЗАКИРОВА             
                            ***
Әнкәйләр
Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр – бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я Кояштан һәйкәл салырлык...
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз –
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз –
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса – тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз...
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
                               Роберт МИҢНУЛЛИН)
                         ***
Әнкәйләргә
Әни, дибез, авыр булган чакта,
Әни, дибез, килсә кайгылар.
Тик әнидә генә, тик әнидә
Юату сүзе безгә табыла.
Борчымаска күпме тырышсак та,
Әнкәй белми диеп йөрмәле.
Ара ераклыгы киртә түгел,
Барыбер сизә ана йөрәге.
«Әнкәй, рәхмәт» дигән сүз дә җитә
Әнкәйләрнең җанын эретергә.
Әнкәй догалары – изге сакчы
Исән-имин юлда йөрергә.
Әни сүзе җылыта суыкларда,
Әни сүзе – җанга бер дәва.
Әни үзе изгеләрдән-изге,
Аңа тиңдәшзат юк дөньяда.
Әнкәйләрнең белик кадерләрен,
Соңга кала күрмик – өлгерик.
Кирәк түгел байлык, асылташлар,
Бары яратуны белдерик.
                           Рафис ФАЗЫЛҖАНОВ
                       ***
Үпкәләмим, балам
Үпкәләмим, балам, өзгәләнеп
Әрнесә дә кайчак йөрәгем.
Яшә, димен, син бәхетле генә,
Тик изгедә мининем теләгем.
Аналарның аяк асларында
Җәннәт ята, балам, беләмсең?
Нигә икән, нигә күзләремдә
Кайчагында яшем күрәсең?
Ана күңеле гел мәрхәмәт көтә
Һәм игелек көтә баладан.
Бала бәхетенә сөенеп кенә
Яшәү җитми икән анага.
                        Фәүзия СОЛТАН
                           ***
Әниләр, сезгә!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен.
Елның һәрбер туган көне
Әниләр көне булсын!
                         Илүзә СӘМИЕВА
                           ***
Әниемә
Сиңа әйтер изге теләкләрем
Мәрҗән булып, әнкәй, тезелгән.
Без бит җиргәяшәү көче алып,
Бәгыреңнән синең өзелгән.
Кояш кебек җылы карашыңнан
Күңел түгел, бозлар эрерлек.
Синең әйткән    йомшак сүзләреңнән
Сырхау җаннар китә терелеп.
Бер-бер артлы очып үткән еллар
Чәчләреңә көмеш сибәли.
Кояш җылысына сусагандай,
Җыелабыз синең тирәли.
Балачактагыдай кочагыңа
Иркәләче алып кабаттан.
Гомер узган саен, әнкәй бәгърем,
Мин бит сине ныграк яратам!
Мин бит сине өзелеп яратам!
                        Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА
                           ***
Янәшәдә әни булганда
Өйдә якты, тыныч, рәхәт,
Ул янәшә булганда.
Без рәхмәтле әниләргә
Бу дөньяга туганга.
Әни – безнең күңел күзе,
Әни безнең юл башы.
Әни – безнең терәгебез,
Әни – өйнең кояшы.
Ул кояштан җылырак,
Якты нурдан яктырак.
Теле балдан татлырак,
Йомшак җилдән назлырак.
Һәркем өчен борчыла,
Җаны әрни, ут йота.
Бүгенгесен, иртәгесен,
Киләчәген кайгырта.
Аның өчен киртәләр юк –
Бөтен җиргә өлгерә.
Кәеф китеп торган чакта,
Кызык табып көлдерә.
Мичтән чыккан бәлеш исе
Янәшәдә әни булса,
Бөтен тормыш түгәрәк.
Сәламәтлек, озын гомер –
Миннән аңа шул теләк.
                    Гөлүсә СИБАТОВА
                      ***
Рәхмәт, әни!
Рәхмәт, әни, ярый әле мине
Шундый көчле итеп тапкансың.
Әллә нәфсең конфет теләгәндә.
Авызыңа әрем капакансың?!
Дөнья ачы битул, язмыш ачы –
Кемнәр генә аңа түзә ала?!
Рәхмәт, әни, ярый нык булгансың –
Әнисенә охшый кыз бала.
Елар чакта көлә белдең, әни,
Таптатмадың, калдың югары.
Упкыннарны, сазны урап узды
Язмышыңның борма юллары.
Горурлык та синнән, текәлек тә,
Саф намусым – үткен коралым.
үзем дә бит сиңа охшап кына
Давылларга каршы торалдым.
Рәхмәт, әни, язмыш сынауларын
Үтәм һаман сиңа таянып.
Каралмыйм да, саргаймыйм да, әөкер,
Гөлләр кебек яшим гел янып.
                                        Ләйсән КӘШФИ
                        ***
Әниләргә
Җыерчыклы йөзле әниләр,
Сөялләнгән куллы әниләр!
Сезгә, фәкать сезгә тиешле
Дан-хөрмәтнең иң-иң олысы.
Олы җанлы безнең әниләр,
Фәрештәдәй изге әниләр!
Сезгә, бары сезгә тиешле
Мәхәббәтнең иң-иң кайнары.
Гүзәлләрдән гүзәл әниләр,
Газизәрдән газиз әниләр!
Сезгә, бары сезгә тиешле
Чәчәкләрнең күркәм бәйләме.
Сабыр җанлы безнең әниләр.
Нурлы йөзле безнең әниләр!
Сезгә, фәкать сезгә тиешле
Җыр-моңнарның иң-иң назлысы.
Сезнең алда башым иямен,
Сөюемнән келәм җәямен.
Иң олы, изге хисләремне
Җырга салып бүләк итәмен.
                            Сөембикә САФИНА
                           ***
Әнием
Минеласам, синең күзләр яшьле,
Мин елмайсам, син дә көләсең.
Син бит, әни үз-үзеңне оныттың,
Балам, диеп ши беләсең.
Үз җаныма үзем сыймас чакта,
Синең кочагыңа сыенам.
Дөнья гаме иңнәремне басса,
Синең янга, әни, җыенам.
Җан җылысын бары синнән алам,
Салкын җилләр каршы иссәләр.
Иң зур бәхет әгәр миңа карап:
«Син әниең кебек», – дисәләр.
                          Гөлүсә БАТТАЛОВА
                             ***
Әниемә
Мең-мең рәхмәт сиңа, әнием,
Тәмле сүзең, якты йөзеңә.
«Кадерлем!» дип назлап иркәләвең,
«Кызым» дигән җылы сүзеңә.
СерләремнеӘнием, сиңа сөйлим
Ямансулап киткән чагымда.
Гомер көзем якынлашканда да
Булсаң иде, әнием, янымда.
                               Альбина ИСМӘГЫЙЛЕВА
                             ***
Әниемнең җылы карашы
Таш кыяны хәтта эретердәй,
Кояш сыман җылы карашы.
Аның исеме белән телен ача,
Шат елмая нәни нарасый.
Ипле генә: «Балам», – диеп дәшә,
Аннан якын тавыш һич булмас!
Нечкә күңеле корычтай нык аның,
Изге теләкләре саекмас.
«Әни, әнкәй, әнием бәгърем». –
Иңнәренә башны куямын.
Сагышларны куып тарата ала
Тик әнкәйнең җылы карашы.
                    Фәридә ХӘБИБРАХМАНОВА
                            ***
Әни
«Әни» сүзе сүнмәс кояш кебек,
Җылы нурын сирпи җаныма.
Яшәү көче бүләк итәр өчен
Әле дә син бар, әни, янымда.
Синең назлы, йомшак тавышыңа
Юктыр тиңнәр якты дөньяда.
Көннәр ямьле, ашлар тәмле икән
Яннарымда тик син булганда!
Фәрештәдәй һәрчак канат җәеп,
Торасың син, әни, юлыма.
Синдәй әни була алсам иде
Мин дә, әнкәй, кызым, улыма!
                                      Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА
                                   ***
Мин сакларга тиеш сине
Борчуларым үзем белән,әнкәй,
Ача алмыйм сиңа җанымны.
Шушы яшькә җитеп, инде сине
Хәсрәтләндерерлек чагыммы?!
Тыныч картлыкка син бик лаеклы
Күпне күрдең,күпне кичердең.
Тормыш кайгы тамчыларын түгел,
Чишмәләрен сиңа эчерде.
Борчуларым үзем белән, әнкәй,
Минем кулда синең картлыгың.
барлык борчуларны баса килә
Синең барлык – иң зур шатлыгым!
                             Физалия ДӘҮЛӘТГӘГӘЕВА
                                  ****
Рәхмәт, әни!
Сабырлыгым җуя барган мәлдә
Иңнәремә бик сак кагылган.
Авырлыкта мине ташламыйча,
Саклап барган һәрчак янымнан.
Ышанычым бетеп, кешеләргә,
Тар сукмакта йөз кат абынган
Вакытларда миңа сердәш булган,
Дәва тапкан шашкан җаныма.
Дөнья авыр, диеп, кулларымны
Салындырыр хәлдән саклаган.
Усаллардан, икейөзлеләрдән
Бөркет кебек мине яклаган.
Миңа тормыш бүләк иткән мәлдән
Минем өчен уйлап уйлап кайгырган.
Син ул, әни, мине ташламаган
Изге теләк, хәер-догаңнан...
Рәхмәт, әни! Синең елмаюың
Кадерле ул миңа барыннан...
                       Лилия ШӘЙМИЕВА
                         ***
Әниемә
Ераклардан урап кайтып киләм
Туган якларыма яңадан.
Мине күреп, йөгерә-атлый әнә,
Чыгып килә әни капкадан.
Сагынганмын икән озак йөреп,
Әни, синең назлы кулларны.
Авыр эшләр, салкын җилләр күптән
Тупаслаган инде аларны.
Тупасланган... Смне күрсәм, әнкәй,
Мең төрле уй кайный башымда.
Басып торам. Сүзсез. Мин һаман да
Сабый әле синең каршыңда.
                  Римма ТИНБАКОВА
                          ***
Башка кайтмассың...
И әнием, әгәр кире кайтсаң,
Мәңгегә дип киткән җиреңнән.
Гел кочаклап кына торы идем,
Чыкмас идем бер дә сүзеңнән.
Яннарыңа утырып, әни бәгърем,
Сөйләр идем барлык серемне.
Тыңлар идем бер дә бүлдермичә,
Гел киңәштән торган сүзеңне.
Безне сагынып көткән чакларыңда,
Тәрәзәгә төбәп күзләрең.
Кайтып кереп, әни, туган йортка,
Кочар идем чандыр иңнәрең.
Кабат-кабат сиңа рәхмәт әйтеп,
Теләр идем изге теләкләр.
Озын гомер, гаилә тынычлыгы,
Рәхәт яшәү, күрми михнәтләр.
Тик кызганыч, әни, бу хыяллар
Һич кенә дә чынга ашмас шул.
Исәрләнеп, үксеп еласам да,
Син, әнием, башка кайтмассың...
                           Рәзил ВӘЛИ-ҖӨРИЛЕ
                             ***
Әнкәй
Гомер агышлары туктаталмый,
Каннар саркый һаман ярадан.
Киңәш сорап, әнкәй, яннарыңа
Кайттым әле кабат – яңадан.
Чәчтән сыйпап әйтәсеңдер кебек:
– Кайгыларың бик күп, и бала.
Синең янга кайтсам, әнкәй, никтер,
Барлык сагышларым югала.
Сагындырдың, әнкәй, килә синең
Иңнәреңнән кочып аласым.
Һай, бу язмыш нигә шулкадәрле
Сыный икән адәм баласын?
Кайгыларым, шатлык, сөенечләр
Ташкын булып барысы түгелде.
Кабердәге чәчкә башын иде,
Аңлагандай минем күңелне.
                   Рәсимә НӘБИУЛЛИНА
                      ***
Әни
Күзләремә карап, башларымнан сыйпап,
Әйтә иде әни: «Бала», – дип.
Шул чактагы рәхәт мтзгелләрне
Хәзер сагынып искә алам бит.
Юк шул инде хәзер, кире кайтмый
Ул назларның бер мизгеле дә.
«Хәлең ничек?» – дәшәсең күк,
Тик күзаллыйм аны күңелдә.
Шундый йомшак, җылы сүзләреңнең
Аңламадым ул чак мәгънәсен.
Менә хәзер бик әйтәсем килә,
Өзелеп-өзелеп: «Әни!» – диясем.
Күп булгандыр, әни, яшьлек белән,
Борчуларга салган көннәрем.
Мине көтеп, тәрәзәдән карап,
Йокламыйча үткән төннәрең.
Түзгәнсеңдер, шелтәләми идең,
Син бит бигрәк сабыр булгансың.
Минем күңелемдә ниләр барын,
Барсын белеп, тоеп торгансың.
Барсы өчен дә минегафу ит син,
Каберең эче тулы нур булсын.
Яхшылыгың, иткән изгелекләрең
Җәннәтләргә кертер юл булсын.
             Миңзифа ХӨСНЕТДИНОВА
                        ***
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез,
Әрнетмәгез – сәбәп тапмагыз.
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карасы кебек саклагыз!..
Әнкәйләрне берүк елатмагыз –
Күз яшьләре безгә төшмәсен.
Әнкәйләрнең ачы күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә – нишләрсең?!
Әнкәйләр ул безне кичерер дә,
Ходай гына ләкин кичермәс.
Әнкәйләрнең догасыннан башка
Авыр юллар җиңел кичелмәс.
Газиз әнкәйләр дип бан атыгыз,
Газиз әнкәйләр дип дип яныгыз!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез,
Эчегездә булса җаныгыз!
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез!
Һәм күтәрелмәсен кулыгыз!
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгыздагы кыз-улыгыз.
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез,
Милләткә бит аның хурлыгы.
Аналарга булган хөрмәт белән
Бәяләнә милләт зурлыгы.
Мин хурламыйм монда берәүне дә.
Әйбәт балалар бар, бар алар!..
И аналар! Үстерсәгез иде
Халкыбызга лаек балалар!
                       Роберт МИҢНУЛЛИН
Фото:  pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ