Соңлап килгән җәза

Авылда танышым Шәйхетдин абзый белән өй янына өелгән бүрәнәләр өстендә икәү сөйләшеп утырабыз. Ул тәмәке көйрәтә. Мин тәмәкенең исен дә яратмыйм, әмма Шәйхетдин абзыйны күптән күргән юк. Башта шәһәрдә яшәде, ләкин шәһәр тормышыннан туепмы, әллә туган авылын сагыныпмы инде, әллә башка сәбәп беләнме шунда, гел авылда яшәргә булып кайткан. Шулай дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз.

Тормышның кара тезмәсе гел кабатланып кына торды, дип сүзен башлады ул миңа. «Башта карчыгым гүр иясе булды. Олы улым Мәскәүдә  җиде елдан артык зур оешмада хезмәт итте. Аннан ялга кайтты. Апрель ае иде. Машинасын төзәттергән. Аякларым туңды дип зарланды. Бераз гына машинаны «юып» та алганнар булса кирәк.

Шуннан улым Миңгали ваннага юынырга дип керде. Мин киттем, йокы бүлмәсенә. Шулай йоклар-йокламас ятам, ә улым ваннадан чыкмый да чыкмый. Бардым, ишек эчтән бикле, ачып карарга телим, ачылмый. Аннан йөгереп кердем күршеләргә, ни эшләргә дә белмим. Малаем чыкмый бит. Күршеләрем керде. Күршем әйтә: «Шаярта торгандыр инде», – ди ул да. Ничек җитте алай, ишекне ачтык, ни күрим, балам су астында ята… Аңым киткән, егылдым, күршеләр авырлык белән аңга китерделәр. Дүрт ай ваннага кереп тә карый алмадым.

Миңгалием шундый кече күңелле, акыллы иде. Кече улым – Мирхәйдәрне үз кулында үстерде, үзе карады. Мин базарда сату иттем ул вакытта, аны карарга вакытым да булмады, ул миңа чиксез булышты. Кечкенә вакытта аны кулына күтәреп йөрде».

«Минем өчен бик ачы хәсрәт булды инде», – дип, күз яшьләрен сөртеп алды Шәйхетдин абзый. Малаемны бик ярата идем. Әмма моның Ходай тарафыннан миңа җибәрелгән җәза икәнлеген соңыннан гына чамаладым.

…Апрель ае. Минем малай вакытым әле. Әни әйтә миңа: «Менә бу мәче баласы өйне пычратып ята. Син аны тот та ташу суына агызып җибәр», – ди. Мин, әнинең сүзен тыңлап, ул әйткәнчә, кечкенә янчыкка мәче баласын алып салдым да ташуга киттем һәм аны суга ыргыттым. Ул ни эшләгәндер,  анысын белмим, карап та тормадым, әмма малаемның хәсрәтен шушы мәче баласын юк итүгә тиңлим. Хәзер моңа бик үкенәм, әмма миңа Ходай үзенең  тиешле җәзасын бирде», – дип, сүзен төгәлләде Шәйхетдин абзый.

Соңыннан шуны уйлап утырдым. Әниләрнең дә төрлесе бар икән шул. Ул бит үзенең улына начар киңәш бирергә тиеш түгел иде, ләбаса. Тормышта нинди генә начарлык, әшәкелек эшләсәң дә, соңыннан кире – җәза буларак үзеңә әйләнеп кайта икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.