Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар берәр миллион сум грант алачак

Быел 1,5 мең кеше үз эшләнмәләрен гамәлгә ашыруга берәр миллион сум акча алачак.  26 гыйнварда, студентлар һәм аспирантлар өчен «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ала...

Быел 1,5 мең кеше үз эшләнмәләрен гамәлгә ашыруга берәр миллион сум акча алачак.  26 гыйнварда, студентлар һәм аспирантлар өчен «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Аларның проектлары шәхси тикшеренүләре нигезендә эшләнгән һәм базарга чыгу потенциалына ия булырга тиеш. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Киләчәктә яшьләргә ярдәмне тагын да көчәйтү планлаштырыла. 2024 елда грантны 2 мең кеше, 2030 ел ахырына 30 меңгә кадәр кеше алачак», - ди хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков фикеренчә, бүген Россиянең югары уку йортларында студентларны әзерләү алымнары тамырдан үзгәрде. Заманча икътисадка бизнес-идея уйлап табарга һәм аны реаль продуктка, хезмәткә яки технологиягә әверелдерергә сәләтле яңа үрнәктәге белгечләр кирәк. 
«Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар 2023 елның 3 апреленә кадәр кабул ителә.
 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ