Логотип Магариф уку
Цитата:

«Су анасы» фильмының премьерасы булды

Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән «Су анасы» фильмы прокатка чыкты. Татарстан кинематографистлары тарафыннан эшләнгән картинаны беренче тамашачылар кичә, 14 мартта, күрә алдыл...

Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән «Су анасы» фильмы прокатка чыкты. Татарстан кинематографистлары тарафыннан эшләнгән картинаны беренче тамашачылар кичә, 14 мартта, күрә алдылар. 
Фэнтези жанрындагы әлеге фильмның Бөек татар шагыйребезнең тууына 133 ел булу алдыннан чыгу —  шатлыклы күренеш.  Картинада Тукай әкиятләрендәге тыңлаусыз малай да, аның әнисе һәм, әлбәттә, Су анасы да сурәтләнә. Әкият кечкенә малай һәм кыз янәшәсендә барлыкка килә. Бу ролләрдә — Николай Невзоров һәм Екатерина Барыкина. Тамашачыларга шулай ук татар театры һәм кино артистлары Фәнис Җиһанша һәм Нәфисә Хәйруллина башкарган рольләр аеруча якын булыр. 
«Су анасы»н милли гаилә картинасы дип атарга була. Фильм тулысынча республикабыз кинематографистлары тарафыннан әзерләнде. Съемкалар Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында оештырылган.
Сюжет нигезендә 19 гасырның этнографик очеркларыннан алынган тарих ята. Фильмның әлеге чор бизәнү әйберләре һәм чигүләре кулланылган.
Фото: mincult.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ