Логотип Магариф уку
Цитата:

Сырны үзебез ясыйбыз

Тәмле, тиз һәм арзан! Сүзем өйдә пешерелә торган Адыгея сыры турында. Аны пешерү серләренә төшенгәннән бирле минем кибеттән бернинди дә сыр сатып алганым юк. Адыгея сырын ясау бик гади. Әлеге сыр хуҗа...

Тәмле, тиз һәм арзан! Сүзем өйдә пешерелә торган Адыгея сыры турында. Аны пешерү серләренә төшенгәннән бирле минем кибеттән бернинди дә сыр сатып алганым юк. Адыгея сырын ясау бик гади. Әлеге сыр хуҗалык сөтеннән дә, кибеттән сатып алынган сөттән дә бик яхшы килеп чыга.

Хәзерге заман азык-төлек базары сатып алучыларга күптөрле сөт продукциясе тәкъдим итә. Шулар арасында иң популяры сырдыр, мөгаен. Аларның составын өйрәнгәннән соң, күбесе ясалма кушылмалар ярдәмендә ясала дигән нәтиҗәгә килдем. Аңлашыла да, сөт бәясе белән чагыштырганда, югары сыйфатлы сыр продукциясе очсыз тора алмый. Гаиләбезне файдалы ризык белән сыйлау максатыннан, мин сыр пешерү ысулларын өйрәнә башладым. Аның серләренә төшенгән саен, бу эшнең никадәр мавыктыргыч һәм кирәкле икәнен аңладым.
Адыгея сыры диетик сырлар рәтенә керә. Аның бай химик составы сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм ябыгырга теләгән кешеләр өчен алыштыргысыз. Азык кыйммәте 100 граммга нибары 250 ккал тәшкил итә.
Бу сыр составында В группасы, А, РР, D, C, E витаминнары, кальций, фосфор, цинк, натрий, бакыр микроэлементлары бар. Ул – протеин чыганагы. Организмны көндәлек аксым нормасы белән туендыру өчен, 80-90 г сыр ашап кую җитә.
Адыгея сыры рецепты
Кирәкле әйберләр:

  • 10 л сөткә

  • 100 г су

  • 100 г 9% лы аш серкәсе


Әзерләү:
Сөтне утка куябыз. Ул 85-95 градуска кадәр җылынгач, утны киметеп, аш серкәсе белән су катнашмасын (аларны алдан икесен бергә кушып болгатып алырга кирәк) акрын гына сөткә агыза барабыз. Бу вакытта сөтне болгатып тору зарур. Сөттән эремчек аерылып чыга башлагач, аш серкәсе кушылган суны башкача салмаска кирәк. Утны сүндерәбез. Тиз арада эремчекне махсус сыр савытларына яки вак тишекле иләккә җыеп алабыз. Сырны тиз арада башта – бер ягыннан, аннары, әйләндереп, икенче ягыннан тозлыйбыз.
Сөтнең температурасын үлчәү өчен махсус кулинар термометр кулланыла, әгәр дә ул булмаса, эш барышында сөтнең үз-үзен тотышына ориентлашасы: 70 градуста сөт өстендә күбек барлыкка килә башлый.
80-90 градуска җиткәч, күбек нык күбәя һәм пар күтәрелә башлый.
Бу – аш серкәсе кушылган суны салырга мөмкин дигән сүз.
Мондый сыр суыткычта 7 көннән артык тәмен һәм сыйфатын югалтмыйча саклана ала. Аны ипи өстенә куеп та, кыздырып та ашарга була, шулай ук Адыгея сырын вафлилар, пироглар, сырниклар пешергәндә кулланалар.
Якыннарыгызны тәмле, файдалы ризык белән шатландырыгыз. Иң мөһиме – курыкмыйча тотынырга. Файдасы тисен!
Гүзәл САДЫЙКОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ