Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камага Тукай “килде”

Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында “Бөек Тукайга” дип исемләнгән гаять киң колачлы әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Сәнгать мәктәбенең “Нәргиз” бию ансамбле чыгышы белән ачылган кичәгә Тукай үзе дә...

Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында “Бөек Тукайга” дип исемләнгән гаять киң колачлы әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Сәнгать мәктәбенең “Нәргиз” бию ансамбле чыгышы белән ачылган кичәгә Тукай үзе дә “килгән” иде. Нәни булса да, күпне белергә омтылган җитди карашы, кулындагы китабы балаларга сабак бирергә җыенган мөгаллимне, шул ук вакытта әдипне хәтерләтте. Тирәсендә бөтерелгән малай-кызларның һәм әкият геройларының бию хәрәкәтләре дә аның уй халәтенә тәңгәл килде сыман, юкса 45 баладан торган музыкаль композиция Тукайның балачагын чагылдыра алмас иде. Бәйрәм төсмере алган кичәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Аксакаллар шурасы, төрле җәмгыять вәкилләре (керәшен, украин) катнашты. Алар, форсаттан файдаланып, истәлекләр белән бүлештеләр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Г.Тукайның шигырьләрен сөйләп призлы урынга ия булган балалар чыгышы да бик урынлы иде. Алып баручылар – музыка көллияте студенты Гүзәл Евдокимова белән “Нардуган” җыр һәм бию ансамле солисты Айзат Шәйхетдинов, кичәне җиренә җиткереп алып барудан тыш, җыр-моңнарын да суздылар. Түбән Камадагы 19 нчы урта мәктәп укучыларыннан торган “Яшь курайчылар”ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде. Бөтендөнья татар конгресының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, калабыздагы Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Фаяз улы Хафизов үз чыгышларында “Бөек Тукайга” кичәсендә катнашучыларның барчасын да сөекле Тукаебызның XXI гасырдагы чын варислары булып үсүләрен теләделәр.

Бәйрәм нәкъ Тукайча, “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры Вәсилә Исмәгыйлевага, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы, шагыйрә, Татарстанның атказанган укытучысы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ