Логотип Магариф уку
Цитата:

Таһир Сабирҗановка — 65!

16 октябрь — «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗановның туган көне. Хөрмәтле коллегабызга 65 яшь тула!Хөрмәтле Таһир Әюпович, сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм!...

16 октябрь — «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗановның туган көне. Хөрмәтле коллегабызга 65 яшь тула!

Хөрмәтле Таһир Әюпович, сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә иң мөһиме ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, иҗат уңышлары телим. Нинди генә коллективта эшләмә, һәркайда сезнең кебек зур тормыш юлы үткән, белемле, тәҗрибәле кешеләргә таяналар. Әнә шундый кирәкле кеше булу ул үзе олы бәхет. 65 ел эчендә сезнең тормышта горурланып сөйләрлек, эш-гамәлләр дә күңелдән җуелмас истәлекле очрашулар да, бәхетле мизгелләр дә шактый булган дип әйтәсе килә, чөнки Сез моңа лаек! Киләчәктә дә шулай булсын: якты өмет-хыяллар ташламасын. Кешене өмет яшәтә дип юкка гына әйтмиләр бит.

Сөмбел ТАИШЕВА


Таһир Әюпович, сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез - 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Сәламәт булыгыз, якыннарыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсыннар. Иҗади унышлар, озын гомер сезгә!

Галия ХӘБИБРАХМАНОВА


Здоровья Вам, духовной гармонии, любви родных и счастья в жизни! Пусть каждый день будет полон ярких и приятных моментов.

Динара


Позвольте поздравить Вас с юбилеем! Сегодня Вам исполняется 65, а Вы так же веселы, оптимистичны, энергичны, полны новых идей и мечтаний. Так пусть ваша жизненная сила не иссякает никогда. Желаем Вам крепкого здоровья, счастья, долгих лет жизни, хорошего настроения. Пусть Вас всегда окружают добрые и искренние люди, а родные и близкие ценят и заботятся.

Гулия


Туган көнегез котлы булсын! Иң мөһиме сәламәтлек, озын гомер телим! Алдагы эшләрегездә зур уңышлар һәм гаилә бәхете!

Алмаз


Таһир абый! Сез — милли классик әсәрләрдә сурәтләнгән татар интеллигенты. Сездәге белем, сабырлык, тәрбия, такт сокландыра.  Коллегаларыгыз, татар зыялылары, укытучылар арасында зур хөрмәт яуладыгыз. Шәхси үрнәк, ярдәмегез өчен рәхмәт, Таһир абый!

Айгөл


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ