Логотип Магариф уку
Цитата:

Таләпчәнлеге белән яраттырды

Безнең сыйныф та Сафина Римма Котдус кызында белем алу бәхетенә иреште. Кызганыч, анарда бары тик бер ел гына рус әдәбияты фәненнән белем алдык. Ул дәвердән бер хатирә истә калган...Август ае азагы ид...

Безнең сыйныф та Сафина Римма Котдус кызында белем алу бәхетенә иреште. Кызганыч, анарда бары тик бер ел гына рус әдәбияты фәненнән белем алдык. Ул дәвердән бер хатирә истә калган...


Август ае азагы иде. Без китапханәгә дәреслекләр алырга килгән идек. Шулчак Римма апа да китапханәгә килеп керде. Рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән безне кем укытасы билгеле түгел иде әле. Мин, бар әрсезлегемне эшкә жигеп, Римма апага сорау бирдем: «Безне бу фәннәрдән кем укытачак?». Ә ул, шул сорауны гына көткән сыман, елмаеп жибәрде дә: «Балалар, миңа да сезне укытырга насыйп булачак», – диде. Ләкин рус әдәбиятыннан гына икән. «Сезнең сыйныфны бик укытасым килә иде», – дип дәвам итте Римма Котдус кызы. Бу сүзләргә бик сөендем, әлбәттә. Чыннан да, без үзебез дә Римма апа дәресләренә бик теләп керә идек. Анын рус телендә чиста, матур итеп сөйләвен тыңлау бик рәхәт иде, хәтта кызыга идем. Римма апа таләпчән, үз фәнен яратып укыткан мөгаллим булып хәтергә кереп калды. Сезгә, Римма апа, барысы өчен дә!
Зилә ХӘЙРУЛЛИНА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 2003 елгы чыгарылышы укучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ