Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәмле Казан» фестивалендә татар әбиләре көрәшәчәк

«Тәмле Казан» фестивале 18 һәм 19 сентябрьдә Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкта узачак.«Безнең «Тәмле Казан» фестивале үз юлын башлап кына килә, шуңа да карамастан, ул үзен күрсәтте: казанлылар...

«Тәмле Казан» фестивале 18 һәм 19 сентябрьдә Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкта узачак.
«Безнең «Тәмле Казан» фестивале үз юлын башлап кына килә, шуңа да карамастан, ул үзен күрсәтте: казанлылар гына түгел, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр, бөтен Россиядән туристлар фестивальгә кызыксыну белдерә. Беренче адым ясалды. Күпмилләтле кухнябыз, шәһәребезнең визит карточкасы булган кунакчыллыгыбыз — әлеге фестивальнең киләчәк уңышының нигезе», — диде Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Ул билгеләп үткәнчә, гастрономия башкаласы статусын алу өчен зур эш башкарылган. Монда хезмәт күрсәтү һәм кунакчыллык өлкәсендә бизнес вәкилләре актив катнашты.
Дарья Санникова сүзләренчә, 2019 елда фестивальдә 65 меңнән артык кеше булган. «Тәмле Казан»ның төп идеясе — шәһәрдә яшәүче халыкларның гастрономик төрлелеген күрсәтү.
«Тәмле Казан» кунакларын оригиналь ризыклардан тыш, милли коллективлар чыгышлары, бәйгеләр һәм мастер-класслар да көтә, шулай ук аларга татар чәй йоласы серләрен ачачаклар. Быел Татарстан продуктларын танытуга аерым басым ясалачак. Фермер продуктларын куллана торган туклану нокталары махсус значоклар белән билгеләп үтеләчәк, ә сәхнәдә беренче тапкыр «Татар әбиләре шеф-поварларга каршы» гастрономик шоу-көрәш узачак.
««Тәмле Казан»да Татарстан Республикасыннан «Россиятәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының милли конкурсында үзен сынап карарга теләгән предприятиеләр катнашачак. Алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сыр һәм хәтта виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар. Боларның барысын да фестивальдә авыз итеп карарга, ә ошаган продукцияне сатып алырга мөмкин булачак», — диде Дарья Санникова. 
Чыганак: Татар-информ

Фото: Казан мэриясе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ