«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Бәйгенең максаты – үсеп килүче буында иҗат аша татар халкы тарихына кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү.
Оештыручылар:
— Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;
— Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;
— «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйге өч этапта үткәрелә:
I этап – 2022 елның 4 апреленә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр һәм заявкалар җибәрелә: Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 нче офис; e-mail: [email protected]
II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (12-14 апрель);
III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (28 апрельгә кадәр).
Бәйгегә түбәндәге темаларны чагылдырган сәнгать композицияләре кабул ителә:
— татар тарихына караган вакыйгалар һәм шәхесләр;
— Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә кагылышлы сурәтләр;
— ислам диненең хәзерге көндә торышын һәм чагылышын сурәтләгән сәнгать композицияләре;
— татар халкының гореф-гадәтләре чагылдырылган эшләр;
— татар әдәбиятының классик әсәрләренә иллюстрацияләр. «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесе лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Һәр катнашучыга электрон сертификат җибәрелә.
Бәйгенең нигезләмәсе белән безнең сайтта танышырга мөмкин: www.mc-idel.ru
Өстәмә мәгълүмат:
8 (843) 231-81-54