Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих парклары һәм яшьләр

Тарих паркы һәм мәгариф оешмаларының үзара эшчәнлеге турында Свердловск өлкәсе тәҗрибәсе белән Екатеринбург каласыннан «Россия – Минем тарих» тарихи паркының төбәк директоры Наталья Михайловна Прошина...

Тарих паркы һәм мәгариф оешмаларының үзара эшчәнлеге турында Свердловск өлкәсе тәҗрибәсе белән Екатеринбург каласыннан «Россия – Минем тарих» тарихи паркының төбәк директоры Наталья Михайловна Прошина чыкты. Ул тарихи паркның мөмкинлекләренә – яшьләргә патриотик тәрбия һәм тарихи белем бирү    концепциясен тормышка ашыруда бик зур ресурс булып торуына басым ясады.

Тарихи вакыйгаларны укучылар, яшьләр үзләре аша уздырганда тәэсире бермәбер арта дигән фикердә ул. Әйтик, бала үз гаиләсе-әби-бабасының ничек итеп сугыш афәтләрен кичерүләре турында  тәэсирле, дулкынландыргыч итеп инша язса, бу турыдан-туры тарих  бит.   
–Тарих белән кызыксыну зур. Әйтик, сугышның башлануы турындагы язманы 60 мең кеше караса, гаилә тарихыннан «Минем бабам ничек итеп Кенигсбергны штурмлаган» дигәнне 82 мең кеше караган. Башкаларны шуның кадәр җәлеп итәр өчен яшь экскурсовод  нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз? Иң беренче таләп актуль булу,  яшьләр белән эшләүче кеше  алар белән сөйләшергә курыкмаска тиеш. Безнең кинолекторийлар, әңгәмә-дискуссия мәйданнары, космонавтлардан башлап, музыкантларга кадәр кызыклы кешеләрне кунакка чакыра. Дүрт ел эчендә бездә бик күп кызыклы кешеләр булды. Бу мәйданнарда һәр укучының үзенә кирәкле, үзен кызыксындырган  әйберне табуы  мөһим, – ди Наталья Михайловна. 
Аның фикере белән килешми мөмкин түгел. Без бүгенге яшьләрне яулап  алырга телибез икән, аларга гадәти булмаган формат тәкъдим итәргә тиешбез. Көчле тарих, аларга аңлаешлы телдә  сөйләп бирелергә һәм һәр  экспозиция  тарихи базага нигезләнгән һәм яшьләрнең визуаль талымына тәңгәл килергә тиеш. Яшьләр белән бер телдә сөйләшү мөһимлеге дә  һәрдаим әйтелә килә. Яшьләр белән элемтә сыйфатлы, кызыклы, профессиональ югарылыкта булганда гына җәлеп итәчәк.
Раисха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ