Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбияты тарихы музеенда яңа директор

Шагыйрә һәм журналист Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. «Миңа апрель азагында бу урынны...

Шагыйрә һәм журналист Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
«Миңа апрель азагында бу урынны тәкъдим иттеләр. Гөлчәчәк Нәҗипова белән күрешеп сөйләштек. Мин үз карашларымның шушы күзаллауларга тәңгәл килүен тойдым һәм эшләргә ризалык бирдем. Бу мәйданда бик күп проектларны тормышка ашырып була дип исәплим. Хәзерге вакытта Татар китабы йорты брендын әзерлибез», - диде ул.
Министрлыкның әлеге планнары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да әйткән иде.
«Алар анда Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп эшләячәкләр. Йолдыз Миңнуллинаның Кариев театрында да проект алып барганын беләм. Ул бу музейга да кирәк – ул бренд. Мин мондый карарга килүебезгә бик шатмын. Башта башка вариантлар да бар иде», - дигән иде Ирада Әюпова.
«Без Шәриф Камал музеена яшьләрне җыярга телибез. Бу «агач» музей булып калмасын иде», - диде ул музейга бәйле планнар белән уртаклашып.
Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ