Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар балалары “Асыл”га җыела

Татар балалар лидер мәктәбе “Асыл” көзге каникул көннәрендә Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын үзенә җыя. Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни...

Татар балалар лидер мәктәбе “Асыл” көзге каникул көннәрендә Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын үзенә җыя. Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында  узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова журналистлар алдында чыгыш ясап, әлеге хәрәкәтнең 10 ел элек башлануын хәбәр итте. “Чараның төп максаты татар балалары арасыннан иң активларын барлау, аларны һәряклап үстерү”, – диде ул.
Татар балалар лидер мәктәбе бер атна дәвамында эшләячәк. Анда Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Пенза, Самара, Сарытау өлкәләреннән, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Удмуртия Республикаларыннан VII-XI сыйныф укучылары килә. Барлыгы 170 бала көтелә. Чарада катнашу өчен бары тик анкета гына тутырырга кирәк булган.Бу турыда «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина  сөйләде.
“Мәгариф” журналы корреспондентының: “Смена барышында чараларның күпмесе татарча узачак, татар язучылары, шагыйрьләре белән очрашулар планлаштырыламы?” – дигән сорауларына да Ләйсән Сафина  җавап бирде.
“Башта балаларның күпмесе ни дәрәҗәдә татарча сөйләшкәнен ачыклаячакбыз, – диде ул. – Төрле лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар үткәрергә килгән спикерлар чараларын нинди телдә үткәрсәләр дә, үз ихтыярларында. Ә татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуларга килгәндә, төрле премияләргә лаек булган яшь язучылар һәм шагыйрьләрне чакырырга уйлыйбыз. Ә инде урта һәм өлкән буын иҗат вәкилләре килеп, осталык дәресләре уздырабыз дисәләр, без шатланып риза булачакбыз.”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ