Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар блогерларын ни көтәр?

Соңгы көннәрдә Инстаграм ( Россиядә Meta компаниясе экстремист дип танылды һәм тыелды) бетә дигән хәбәр күпләрне пошаманга салды. Ни дисәк тә, Инстаграм дөньясы шактый кешеләр өчен яшәү чыга...

Соңгы көннәрдә Инстаграм ( Россиядә Meta компаниясе экстремист дип танылды һәм тыелды) бетә дигән хәбәр күпләрне пошаманга салды. Ни дисәк тә, Инстаграм дөньясы шактый кешеләр өчен яшәү чыганагы булып тора бит. Биш йөзләп, меңләгән язылучылары булган инстаграмчылар өчен, зур югалту булмас, әлбәттә. Инстаграм булды ни, булмады ни, тынычлык кына булсын илдә дип сөйләнүчеләр дә аз түгел. Инстаграм бетсә, тәртипсезлек, әхлаксызлык кимер иде, ни телиләр шуны куялар диючеләрне дә аңларга була. Әлегә Инстаграм социаль челтәре эшли: анда постлар, фотолар, видеолар урнаштырырга мөмкин. Дөнья хәлен белеп булмый, әгәр Инстаграм челтәрен  чикләсәләр, блогерлык «һөнәре» юкка чыкмасмы, блогерларның яшәү рәвешенә бу хәл ничек тәэсир итәр? Бу турыда татарның иң популяр «текә» блогерларыннан кызыксындык.

Инстаграм ( Россиядә Meta компаниясе экстремист дип танылды һәм тыелды) язылучылары өчен ул «Татар малай» буларак билгеле. Аның йөз илле меңгә якын язылучысы бар.  «Бөтен татарларны берләштерәм» дигән кыю кредо белән алга атлаган беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов: «Беренчедән сине яратып, күзәтеп барган язылучың сине беркайчан да югалтмаячак. Нинди социаль челтәрләр ачылса, Вконтакте, Телеграммы, ул шунда барачак, укыячак. Исегездә булса, пандемия вакытында бик зур үсеш булып алды. Бик күп кеше эшсез калып өйдә утырырга мәҗбүр булды. Шуңа бар халык башаягы белән интернетка чумды, социаль челтәрләр аша акча эшләү җаен карады. Илебездә барган вазгыять ничек тәэсир итәр, әлегә беребез дә белмибез, ләкин үсеш көтелмәячәк. Яшерен түгел, без татар блогерлары Инстаграм аша акча эшләргә өйрәндек. Ләкин хәзерге вакыйгалар акча эшләү мәсьәләсенә бик зур тискәре йогынты ясаячак. Бәлки, дөньялар тынычлангач, кешеләр уянып, тормыш турында позитив фикерләргә өйрәнер, бу тетрәндергеч күңелсезлекләр аша яхшы якка үзгәрер дип уйлыйсы килә. Язылучылар килә дә китә, яңалары барлыкка килә, бу минем өчен мөһим түгел. Дөньялар тыныч булсын, кеше булып калыйк!, - дип җавап бирде.

Бүгенге көндә йөз туксан мең язылучысы булган блогер, социаль челтәрләрдә «Кызык-мызык» исеме белән блогын башлап җибәрүче Илназ Габидуллин да соравыбызга бик теләп фикере белән уртаклашты:
– Мин шәхсән Инстаграм челтәрен бетмәс дип уйлыйм . Чөнки Meta компаниясенең вице-президенты Facebook һәм Instagram Россиядә элеккечә эшләячәк дип белдерде. Беткән очракта да VPN дип аталган виртуаль челтәр бар бит, аның аша кереп булачак дигән фикердә. VPN кушымтасын үземнең телефонга берничә төрлесен запас белән бәйләп куйдым. Сезнең укучыларга да шулай эшләргә киңәш итәм. Инстаграм бетә калса да, блогерлык  бетмәячәк дип саныйм. Чөнки башка социаль челтәрләр дә бар бит. Минем Вконтактедагы төркемемдә 200 меңнән, Тик-Токта 60 меңнән, Ютубта 10 меңнән артык язылучым бар. Әле Телеграмда да ике каналым бар. Инстаграмның бетүе блогерларның кеременә зур зыян салачак. Чөнки иң күп акчаны блогерларга әлеге социаль челтәр китерә бит. Нәрсә генә булса да, мин позитив уйларга тырышам. Берәр җае табылыр, югалып кала торган халык түгел бит без.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фотолар Инстаграм челтәреннән алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ