Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар булсаң, татар бул

Буа районында Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тикшерүгә багышланган утырыш башланганчы, кунаклар шәһәрнең “Ак каен” балалар бакчасында, М.Вахитов исемендәге татар гимназиясендә, Р.Сәгъдиев исе...

Буа районында Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тикшерүгә багышланган утырыш башланганчы, кунаклар шәһәрнең “Ак каен” балалар бакчасында, М.Вахитов исемендәге татар гимназиясендә, Р.Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Буа драма театрында булдылар.
“Ак каен” балалар бакчасы үзенең төп юнәлешләренең берсе итеп, нәниләрне халкыбызның борынгы мирасы – төрле уеннар, җырлар, әкиятләр нигезендә тәрбияләүне максат итеп куйган. Биредә һәр иртә халык авыз иҗактын нигез итеп алган туган тел дәресләре белән башланып китә. Хәтта пластилиннан төрле җәнлекләр әвәләгәндә дә шул җәнлек турында әкиятләр сөйләү, җырлар башкару матур гадәткә кергән. Аннары биредә кунакларны нәнүсләр көче белән оештырылган театрларның булуы да сөендерде. Исемнәре генә дә исең китәр: “Бармаклар” театры, “Аяк-куллар”, “Күләгәләр” театры дисеңме... Әйтик, 6 яшьлек Илмир Вилдановның кунакларга бармаклары белән төрле кошлар очуын, җәнлекләр чабуын сурәтләп күрсәтүе һәркемнең күңеленә хуш килде.
Аннары сәфәрчеләр Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясенә юл алды. Музейда уку йортының үткән юлы, аны тәмамлаучылар арасында әдәбият-сәнгатебездә якты эз калдырган шәхесләр белән танышу күңелдә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Академик Роальд Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбенең күренекле шагыйрь Ренат Харис музеенда кунакларны тагын бер ачыш көткән булып чыкты. Анда без шагыйрьне коеп куйган рәссам буларак та ачтык. Чынлап та, аның график рәсемнәре һөнәри рәссамнарның иҗатларыннан бер дә ким түгел иде. Соңыннан кунаклар мәктәп сәхнәсендә укучылар иҗаты белән таныштылар.
Буа драма театры шәһәр тамашачыларга режиссер Раил Садриевның драматург Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Абага” спектакленнән бер өзек тәкъдим итте. Спектакль язучының “Мишәр хикәяләре” исемендәге китабына тупланган әсәрләр буенча куелганлыктан, аның тамашачылар караган бүлеген һич тә әсәрдән өзек дип әйтерлек түгел иде. Спектакльдән дәрт-дәрман алып, әсәрне сәхнәләштергән артистлар Булат Гәрәев, Ирек Гайнетдинов, Татарстанның атказанган артисты Гөлзадә Камәретдинова, Вилнур Шәйхетдинов, Илфир Солтановка һәм режиссер, Татарстанның халык артисты Раил Садриевка рәхмәт әйткәннән соң, сәфәрне дәвам иттердек.

Төшке аштан соң, Мәдәният үзәгендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышулар башланды. Милли Шура рәисе аны эскиз буенча уздыруның мәгънәсен аңлатты. “Аңа үзгәрешләр, өстәмәләр керергә мөмкин. Шушы юл белән без бу изге эшкә халыкның үзен җәлеп итәргә ниятлибез,- диде ул. – Татарстанның 100 еллыгы – безнең өчен уникаль мөмкинлек. Без барлык өлкәләрдәге халыкны күтәреп, һәр кешегә милли аң сеңдерә алабыз. Халыкны уятырга кирәк.” Шура рәисенең сүзләрен галим Искәндәр Гыйләҗев күтәреп алды. “Еш кына: “Тарих нәрсәгә кирәк?” дигән сорау белән очрашырга туры килә. Берәүләр: ул уткәннәрдән гыйбрәт алырга кирәк,- дисә, икечеләр: үткәннәрне белмәгәннәрнең киләчәге юк, - дип җаваплый. Әмма киләчәгебезне билгеләгәндә болай гына уйлаүу аз. Безгә тарих үз-үзебезгә, бүгенгебезгә бәя бирү өчен кирәк. Дөнья халкы белән аралашканда үз-үзеңнең кем икәнлеген белү зарур, - диде И. Гыйләҗев. Чыгыш ясаучылар арасында иң кызыклы чыгыш Ркаил Зәйдулланыкы иде. Әдип сүзен Тукайдан башлады. “Тукай еш кына: “Мин әле кая барам?”- дип әйтә торган булган,- диде әдип. - Ул аны кая барырга аптыраган чакта әйткән. Безнең менә нәкъ шундый чагыбыз. Безгә татар булып сакланып калу өчен өч шарт бар. Аның берсе – дәүләтчелегебезне , икечесе – тел-мәдәниятебезне, өченчесе – динебезне саклау. Кеше тугач та университетка укырга керми. Безгә дә үз-үзебезне югалтмас өчен, иң әүвәл милли мәктәпләребезне саклап калырга кирәк. Аның өчен милли элитар интернат-мәктәпләр ачарга кирәк . Башкорт туганнардан үрнәк алыйк.”
Соңыннан Васил Шәйхеразиев килгән халыкны Татар халкының үсеш стратегиясенә кыскача анализ ясады. Аның башны уйларга салырлык сүзләре күп иде. Әмма аларның барысы да безнең йөрәкләргә төбәлгән. Татар тормышын ничек итеп заманча үзгәртеп корырга? Без кичекмәстән шул сорауга җавап табарга тиеш.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ