Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар дөньясы Фәндәс Сафиуллин белән хушлашты

Бүген татар  дөньясы Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия думасының элекке депутаты, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе,  Фәндәс Шакир улы Сафиуллин хушлашты.Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче&nb...

Бүген татар  дөньясы Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия думасының элекке депутаты, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе,  Фәндәс Шакир улы Сафиуллин хушлашты.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин 1936 елда Азнакай районы Мәлбагыш авылында туа. Бөгелмәдә мәктәпне тәмамлый.
1954-1988 елларда гаскәрдә хезмәт итә, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Сарытау танк училищесында укый, Беларус дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый.
1990 һәм 1995 елларда Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып сайлана. 1999-2003 елларда Русия думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты, геосәясәт, Чечня хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы була.
Фәндәс Сафиуллин татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. Депутат вазифасыннан соң да иҗтимагый тормыштан китми, төрле чараларда катнаша, Татарстан һәм татар милләтенә кагылган күп кенә мәсьәләдә фикерләрен белдереп килә. Соңгы гамәлләрнең берсе – Татарстан президентына Хәтер көнен рәсмиләштерү турында мөрәҗәгать итү.
Фәндәс Сафиуллин Казанның Курган зиратында җирләнде.
«Мәгариф» журналы редакциясе туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ