Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гимназиясендә — гала-концерт

Әлеге минутларда Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә татар халык җырлары фестиваленең гала-концерты бара. Гимназия тормышында бу чараны ел вакыйгасы дисәк арттыру булмас. Фестиваль...

Әлеге минутларда Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә татар халык җырлары фестиваленең гала-концерты бара. Гимназия тормышында бу чараны ел вакыйгасы дисәк арттыру булмас. Фестивальнең үзенчәлеге һәр укучының сәхнәгә менеп милли киемнәрдә әби-бабаларыбыздан килгән җырларны башкаруда.
Жюри рәисе — Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев.
Гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина сүзләренә караганда, фестиваль 25 ел уңышлы яшәп килә. Һәр бала бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә, тырышып әзерләнә, чөнки сәхнәгә менеп чыгыш ясау теләге йөрәге түрендә утыра. «11 ел эчендә һәр сыйныф ким дигәндә 11 халык җыры өйрәнә һәм 100 дән артык җыр ишетә. Без балаларны халык җырлары аша тәрбияләргә, ана теленә мәхәббәт уятырга һәм гореф-гадәтләребезне искә алырга телибез»,- дип ассызыклады Камәрия Хәмидуллина.
Рифат КАЮМОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ