Татар  хуторда яшәгәнме?

Яраткан фильмнарыбызның берсе – Михаил Александрович Шолоховның иң күренекле романы нигезендә төшерелгән «Тын Дон»ы. Без әлеге әсәрнең элегрәк экранлаштырылганын да, яңарак вариантын да берничә тапкыр  карадык. Караган саен романның үзен укыганда ук күңелгә кереп оялаган бер сорау баш калкытты: вакыйгалар бара торган Татар хуторы (Хутор Татарский) чынлап та булганмы, әллә ул язучының уйдырмасы гынамы? Картадан андый хуторны табып булмагач, бу – уйлап чыгарылган исем генә, ахры, дигән нәтиҗә ясарга туры килде. Шулай да автор канлы тарих вакыйгалары кайнаган хуторны юктан гына шулай атамагандыр бит инде. Чынбарлыкны ачыклау өчен, гадәтебезчә, юлга кузгалдык.

Шолохов – казак җырчысы

Ростов өлкәсе – элек-электән Дон казаклары иле булып кабул ителә торган төбәк. Тарихчыларның язуына караганда, казак катламы (сословие) нәкъ менә Дон елгасы (беренче төрки исеме Тын елга) буйларында барлыкка килгән. Совет язучысы Михаил Шолохов та  шунда туып үскән. Аның таланты иксез-чиксез казак далаларын, анда яшәүче ирек сөючән, горур Дон казаклары тормышын дөньяга танытты.

Мәшһүр шәхес булуына карамастан, Михаил Александрович гомере буе Вёшенская станицасында (стан – төрки сүз) гомер сөрә. Гонорарларының, премияләренең  күпчелек өлешен ул шул станицаның үсеше өчен тота. Үз акчасына юллар, күперләр, мәктәп, хәтта санаторийга кадәр төзетә.  Бүгенге көндә Вёшенская – казак тормышының бизәкле чынбарлыгын мәңгеләштергән заманча станица. Аның иң зур байлыгы – Шолоховларның гаилә утары. Үзенең зурлыгы һәм тышкы кыяфәте белән ул Вёшенскаядагы башка биналардан аерылып, күзгә ташланып тора. Язучының музей-йорты шуның белән үзенчәлек-
ле: мондагы бар нәрсә Шолоховлар тормышыннан калган. Йорт җиһазлары, алар яшәгән чакта ничек булсалар, хәзер дә шулай торалар. Бакча да элеккеге хәленә китерелгән. Гараж, кар  базлы келәт,  флигель – бар да исән. 2003 елда хәтта М.А.Шолоховка төрле чорда хезмәт күрсәткән автомобильләр экспозициясен дә оештырып  куйганнар. Михаил Александровичның һәм хатыны Мария Петровнаның каберләре дә мемориаль утарның бакчасында урын алган.

Язучының 100 еллык юбилеена багышлап ачылган «М.А.Шолохов. Чор һәм язмыш» экспозициясе аерым игътибарга лаек. Биредә аның барлык мемориаль йортлары һәм музейларыннан тупланган мәгълүматлар урнаштырылган. Ул язучы иҗатының искитмәле матурлыгын һәм җетелеген, әсәрләрдәге геройларның гына түгел, әсәрләренең үз язмышлары да катлаулы булуын ачып сала. Ул язмышлар бик күп кулъязмалар, китаплар, фотосурәтләр, хатлар, документлар аша яктыр-
тылган.

Кеше турында күбрәк беләсең килсә, аның нәсел-нәсәбе белән таныш, диләр. Кайда туган, ата-ана-
сы кемнәр булган? Без мондый мөмкинлекне дә кулдан ычкындыр-
мадык. Вёшенская станицасыннан ярты гына сәгатьлек юлда Кружилинский хуторы урнашкан. Михаил Шолоховның туган нигезе менәшунда инде. Язучы, шунда туып, беренче биш ел гомерен дә шунда уздырган. Казак хәрбиләренең станы нинди булган дигәндә, кечкенә Михаил яшәгән йортны күз алдына китерергә кирәк. Саман кирпеченнән салынган камыш түбәле мондый йортларны бу якларда казак курене дип йөртәләр. Аның тәрәзә йөзлекләре бизәкләп эшләнгән, өске каты өч өлештән – алгы бүлмә, йокы һәм кунак бүлмәләреннән тора. Яртылаш җиргә иңдереп төзелгән аскы кат шулай ук яшәү өчен көйләнгән. Бу утардагы агач бакчасы да бик зур. Анда шулай ук мунча, ашлык келәте, кар базы, ат абзары һәм кибет белән танышырга була. Корылмаларның берсендә казак ризыкларын татып карау мөмкинлеге бар. Теләүчеләр өчен өстәлгә бик майлы иттән пешкән аш, төрле эчлекләр салып әзерләнгән варениклар, бөккән, компот чыга. Шолоховлар ихатасына каршы гына чын казак көнкүреше белән танышырлык аерым утар да оештырып куйганнар. Юкка гына  Михаил Шолоховны казак җырчысы дип атамыйлар икән шул. Аның иң танылган әсәре – Нобель премиясе (1965) һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булган «Тын Дон»да сурәтләнгән казак тормышының чагылышын чынбарлыкта шушы ике станицада күрдек без.

 Татар  хуторда яшәгәнме?

«Тын Дон» романы төп вакыйгалар барган урын – «Татар хуторы»н сурәтләүдән башланып китә. Автор хәтта аның урнашкан урынын – координатларын күрсәтеп бирә. Ләкин алар буенча ул Каргин станицасына туры килә.

Шулай да мин эзли торгач,  Татар хуторын таптым. Ул да Ростов өлкәсендә икән. Исеме исә аңа нигез салган татар казаклары белән бәйле булып чыкты. Бертөрле ышанулар буенча татарлар Дон буена хәзерге Пенза өлкәсендә урнашкан алты татар авылыннан килгәннәр. Болар Пётр I заманында Азов буйларындагы бәрелеш-
ләрдә катнашкан йомышлы татарлар булган. Аларның башында старшина Арслан Полкаев торган. Бер өлеше туган якларына кайтып китсә, икенчеләре Дон буйларында төпләнеп калган. Ростов галиме Ринат Патиевның язуынча, бүгенге көндә дә Дон буйларындагы татар
диаспорасының төп өлешен шул алты авылдан килгән нәселләрнең дәвамчылары тәшкил итә.

Икенче бер тикшеренүче Олег Куц башка бер фикерне алга сөрә. Ул, Дон казакларының теле, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләрендә төрки йогынтының көчле булуыннан чыгып, мондагы татарларның, башка казак шәһәрчекләрендә яшәүчеләр кебек үк, әйләнә-тирәдәге җирләрдән килгән булу ихтималын күрсәтә. Әйтик, Әстерхан татарлары табыш артыннан килгән булырга мөмкиннәр, дип белдерә  ул тарихчы. 1660 еллар уртасында бу якларга килеп чыккан төрек сәяхәтчесе Эвлия Челеби да казак шәһәрчекләрендә, казаклар белән рәттән, татарлар да яшәвен билгеләп үтә һәм аларны «хешдеклар» дип атый. Госманлы төрекләре империясендә Әстерхан татарларын нәкъ шулай атап йөрткәннәр. Войско Донское биләмәләрендәге Татар хуторы XVII гасырның 70 нче елларында барлыкка килгән дип исәпләнә. 1811 елда аларга үз диннәрен тотарга рөхсәт алган  нугайлар кушыла. Казаклар арасында йөргән риваятьләр буенча татар казаклары йодрык сугышы осталары булганнар һәм еш кына башка хутор казаклары белән бәрелешләр оештырганнар. 1849 елда Войско Донскоеда 623 татар, шул исәптән 277 хатын-кыз, 346 ир-ат теркәлгән. 1859 елда 120 татар ихатасы булып, аларның 65 е Татар, ә 55 е Крепинский хуторында урнашкан. Сан буенча карасаң, аның беренчесендә яшәүчеләр 337 (шуларның 184 е ир-ат, 153 е хатын кыз), икенчесендә 300 кеше (160 ир-ат, 140 хатын-кыз) күрсәтелгән. Димәк ки, татар казаклары арасында ир-атлар күпчелек тәшкил иткән. Бу хәл аларда, кәләшләр җитмәүгә бәйле рәвештә, ризасызлык тудырган. Шул сәбәпле 1860 елда 115 казак гаиләсе Госманлы төрекләре империясенә күченеп китәргә мәҗбүр булган. Ләкин 15 гаилә элеккечә яшәп калырга теләк белдергәч, Войско Донское атаманы аларның мәчетләрен, башка җәмәгать биналарын саклап калырга һәм татарларның үзләренә файдалану өчен тапшырырга фәрман биргән. Шулай итеп, Татар хуторы Урта Черкас станицасы составында яшәп калган. 1873 елгы җан исәбен алу буенча андагы 21 ихатада 108 кеше яшәп, аларның 59 ы ир-ат,
49 ы хатын-кыз булган. Шуларның 105 е үзләрен мөселман дип таныган. Войско Донское җирләре буенча чыккан фәрманнарда аларны теркәгән җыентыкларны бастырып чыгару туктатылганчы татар исем-фамилияләре очрап тора: Мәфтәли һәм Усман Бикировлар, Карагис һәм Афмет Каитовлар, Сәид Мәфтәлиев, Валит Халитов һәм башкалар. Билгеле инде, алар ишетү буенча русчалаштырып язылган.

Татар казаклары җир эшкәртү, терлек-туар асрау һәм йөк ташу белән шөгыльләнгәннәр. Октябрь революциясеннән соң аларга да, башкалар белән рәттән, барлык җәбер-җәфаларны татырга туры килгән. Алар өстеннән дә  гражданнар сугышы, нәкъ Михаил Шолохов романындагыча, «җир белән тигезләп» узган. Коллективлаштыру, казаклаштыру, Бөек Ватан сугышы китергән бәла-казалар Татар хуторын тәмам җимереклек хәленә төшергән. Бәләкәй генә хутордан сугышка 20 ир-ат алынып, берән-сәрәне генә әйләнеп кайта алган. Хәзер инде ул хутор Новочеркасск шәһәренең бер микрорайонына әйләнгән һәм аны Татарка дип йөртәләр.

Татар казаклары, Доннан тыш, Оренбург, Чиләбе якларындагы казак гаскәрләрендә дә хезмәт иткәннәр. Шулай ук Мәскәү, Польша, Литва, Беларусь хакимнәре дә аларның хәрби хезмәтеннән файдаланган.

 Бер торак җирнең исеме белән кызыксынып китү безне менә шуның кадәр яңа мәгълүмат тупларга, казак тормышына баштанаяк чумып, аларның гореф-гадәтләре, көнкүрешләре белән якыннан танышырга этәрде. Йөргән җирләребездә без балалар белән нинди генә һөнәрләр «үзләштермәдек»: ярма ярдык, май яздык, төрле җайланмалардан атып карадык. Этнографик паркларга кергәч, үзебез өчен ят культураларның кызыклы якларын ачтык.  Ямьле җәй көннәрендә гаиләләрегез белән ил буйлап сәфәр чыгыгыз, дуслар!

Гүзәл ӘХМӘТҖАНОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.