Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар

Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-нчы номер...

Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде – иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә. Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде - конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла, ә 2014 елдан ул район этабы, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр турының финалистлары сайлана торган бердәм чара булып тора.
Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ